Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ярдәм бар - сорый белергә кирәк

Соңгы елларда республикабызда лейкоз белән авыручы терлекләрне көтү әйләнешеннән чыгару буенча зур эш алып барыла.

(19 июнь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бу уңайдан, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллинга мөрәҗәгать иттек. Лейкозлы сыерларның продукциясе кеше исәнлегенә, аеруча, балалар исәнлегенә зыянлы икәнлеген истә тотып, районда мөмкин кадәр яхшы сыйфатлы терлекчелек продукциясе җитештерү өчен алып барылган эш белән таныштыруын сорадык.
Ул менә ниләр сөйләде:
- Шәхси хуҗалыкта лейкоз белән чирләүче терлек ачыкланса, вакытны сузмыйча, аны лицензиясе булган ит комбинатларына тиз арада тапшырырга кирәк. Мисал өчен, Буа районындагы “Авангард”, Тәтеш районының Алабирде авылында, шулай ук, Кайбыч районында шундый кабул итүче ит комбинатлары бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан лейкозлы сыерларны сәламәтләндерү максатыннан дип каралган - 10 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бар. Моңа өстәп, буаз танамы, сыермы - әгәр дә терлекне гади хуҗалыктан алсаң - 30 мең сум, ә нәселле статусы булган хуҗалыктан алсаң - 40 мең сум каралган. Акчалата ярдәмгә яңа терлекне алганнан соң гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Болар - авыл хуҗалыгы министрлыгыннан биреләчәк дәүләт ярдәме дип санала.
Бүгенге көндә авылларда шәхси хуҗалыкларда 2172 баш терлек лейкоз авыруына тикшерү узды. Шуларның 126сында лаборатория тикшерүләре нәтиҗәсендә, лейкоз РИД чире ачыкланды. Тикшереп ачыкланганнан соң, терлек хуҗаларына кул куйдырып, информация таратылды. Аеруча Чирмешән, Олы һәм Кече Бакырчы, Урта Балтай, Коштавылы, Дәвеш, Колгына, Аюкөйдергән авылларындагы шәхси хуҗалыкларда лейкозлы сыерлар күп ачыкланды. 12 хуҗалык чирләүче терлекләрен тапшырып, яңасын алырга өлгерде.
Районыбыз тарафыннан шулай ук махсус субсидия ярдәме бар. Нәселле статусы булганнарга – 20 мең, гади хуҗалыктан – 10 мең сум каралган. Нәселле терлек кайтканлыкка бөтен документациясе булырга тиеш, карантин үтүгә тикшерү турындагы кәгазьләре дә булсын.
Кабат искә төшерәбез - терлекне алып кайткач кына, әлеге субсидияләрне алу өчен кәгазьләрне әзерләргә һәм тапшырырга мөмкин. (ред.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев