Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ярдәм янәшә!” хәрәкәте кысаларында, Татарстанда 55 мең гаилә азык-төлек пакетлары алачак

Катлаулы тормыш хәлендә калган 55 мең гаиләгә бүген азык-төлек пакетлары таратыла.

(29нчы апрель, “Татар-информ”).
Республика халкына мондый ярдәм буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Карар чыгарган иде. Ә проектка Ак Барс банк финанс ярдәме күрсәтә. Республика халкына төрлечә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган “Ярдәм янәшә!” “Помощь рядом!” хәрәкәте кысаларында күрсәтелә бу ярдәм. Зур күләмле әлеге хәрәкәт эре предприятиеләр җитәкчеләрен, бизнес хуҗаларын, җәмәгать эшлеклеләрен, волонтерларны, иганәчеләрне һәм барлык битараф булмаган гражданнарны берләштерә. Мохтаҗларны продуктлар белән тәэмин итү, ул татарстанлыларга ярдәм күрсәтүнең бер юнәлеше генә. “Ярдәм янәшә!” Помощь рядом!” республика хәрәкәтен халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең күп төрләрен - ягъни, волонтерлык, финанс, информация, психологик, белем һәм башка ярдәм төрләрен берләштерә.


Тулаем алганда, Татарстанның барлык районнарыннан 55 мең гаилә ярдәм алачак. Якындагы ике ай эчендә һәр адреска дүрт тапкыр азык-төлек җыелмасы тапшырылачак. Шулай итеп, татарстанлыларга билгеләнгән барлык азык-төлек җыелмасы 220 мең данә булачак. Ул 200 КамАЗ йөк машинасы, яки продуктлар төягән 50 тимер юл вагоны дигән сүз. Җыелмага ярмалар, токмачлар, сыек май, консервалар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар кертелгән.


Кичә Татарстан Президенты “Ярдәм янәшә!” “Помощь рядом!” хәрәкәте активистлары белән очрашты. Ул хәрәкәт эшчәнлегенә югары бәя бирде. Рөстәм Миңнеханов халыкны азык-төлек белән тәэмин итү башлангычының мөһимлеген искәртте: “Шундый катлаулы вакытта, безнең берләшә алуыбыз, мөмкин кадәр күп кешегә ярдәм итүебез - бик мөһим. Ярдәм төрле якты булсын. Кайсы татарстанлының нәрсәгә мохтаҗлыгын без аңлап, белеп торырга тиешбез. Барлык татарстанлы үзенә игътибар һәм кайгырту тойсын иде”.


Азык-төлек пакетлары алучыларның исемлеген Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы билгеләде. Ярдәм алучыларның иң күбе 23 мең кеше - бу бер кешегә исәпләгәндә, гаиләдәге керемнең яшәү минимумыннан, ягъни, 8938 сумнан ким булган 8 яшьтән зуррак балалар. Азык-төлек җыелмаларын шулай ук, алар өчен яшәү минимумы, ягъни, 7311 сумнан кимрәк керем алучы 16 мең ялгыз яшәүче пенсионер һәм коронавирус инфекциясе чорында аеруча зур зыян күргән үзмәшгуль һәм шәхси эшмәкәрләрнең 9000 баласы алачак. Моннан тыш, алимент түләүдән качып йөрүче кеше булган гаиләдә бер кешегә исәпләгәндә, керем, яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр бу ярдәмне алачаклар. Аларга бер кешегә керем, яшәү минимумыннан түбән булганда бу ярдәм биреләчәк.


55 мең ярдәм алучының 15 меңгә якыны - Казанда, 6,1 меңе - Яр Чаллыда, 3,2 меңе - Түбән Кама районында, 2,2 меңнән артыгы - Әлмәт районында яши.
4 азык җыелмасының беренчесен адресатлар инде 5нче майда ук алачаклар. Бүген әлеге ярдәм Татарстанның Тукай, Минзәлә, Актаныш районнарының 6,5 мең кешесенә, шулай ук Казан шәһәренең Киров, Ново-Савиновск һәм Мәскәү районнарына җибәрелә.


Азык-төлек җыелмаларының тиешле адреска үзвакытында барып җитүләре өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә, муниципалитетлар җаваплы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев