Реклама
Җәмгыять
“Ярдәм янәшәдә”
“Ярдәм янәшәдә” акциясе кысаларында өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле булганнарга ярдәм күрсәтелде.
(23нче апрель, “Апастово-информ”)
Әлеге мәрхәмәтле акция кысаларында, районыбыз башлыгы Равиль Хисаметдинов тәкъдиме белән, Буадагы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә ярдәм оештырылды.
Бу уңайдан Буага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба юу җиһазлары, беренчел кирәкле көнкүреш товарлары илтте. Бу безнең районнан әлеге учреждениега карантин чорында игелекле ярдәм булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев