Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь апаслы Абу-Дабида җиңеп кайтты

2019 елда Казанда үтәчәк "ВОРЛДСКИЛЛС" яшь эшче-белгечләр дөнья чемпионатында барлыгы 60 ил командалары катнашырга теләк белдергән инде. Төрле һөнәрләр буенча осталыкта 1500 яшь белгеч, эшче ярышуы көтелә. Быел октябрь аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Абу-Даби шәһәрендә үткән бу чемпионатта Россия җыелма командасы 6 алтын, 4 көмеш, 1 бронза медаль, 21 махсус...

2019 елда Казанда үтәчәк "ВОРЛДСКИЛЛС" яшь эшче-белгечләр дөнья чемпионатында барлыгы 60 ил командалары катнашырга теләк белдергән инде. Төрле һөнәрләр буенча осталыкта 1500 яшь белгеч, эшче ярышуы көтелә. Быел октябрь аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Абу-Даби шәһәрендә үткән бу чемпионатта Россия җыелма командасы 6 алтын, 4 көмеш, 1 бронза медаль, 21 махсус медальон отты. Команда Гарәбстаннан кайткач Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Җиңүчеләр рәтендә арасында моннан берничә ел элек Борнаш мәктәбен тәмамлап Казан төзү техникумына укырга кергән якташыбыз, Әлмәндәр егете Булат Галиуллин да бар. Ул хәзер читтән торып укуын Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында дәвам итә һәм техникумда хезмәт юлын башлап җибәргән инде. Аның әтисе Нияз һәм абыйсы Алмаз "Свияга" агрофирмасының Әлмәндәр бүлекчәсендә механизаторлар, әнисе Сөембикә җирле "Бәллүки" балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшлиләр. Быелгы чемпионатка әзерлек барышында Татарстан, Россиякүләм сайлап алу турларында Апас аграр көллияте вәкилләре дә катнашкан иде. Тик безнең үз җирле студентларыбыз Россия җыелма командасы составына үтә алмадылар. Бу көннәрдә алар 2019 елда Казанда үтәчәк "ВОРЛДСКИЛЛС" дөнья чемпионатында катнашу хокукы яулау Татарстан марафонына кушылдылар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев