Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь апаслы бала үстерүче хатынына алимент түлиячәк

Россия Законнарына таянып, район прокуратурасы бер яшь әни гаризасы буенча тикшерү үткәрде. Гариза язучының 1 яшьлек күкрәк баласы барлыгы билгеле булды. Сабый әтисенә 31 яшь һәм ул районның бер торак пунктында яши. Тик үзенең газиз улын тәрбияләүдә вазифаларын тиешенчә үтәми, аның саләмәтлеге белән кызыксынмый һәм гаиләсенә ярдәм итми. Тиешле органннар...

Россия Законнарына таянып, район прокуратурасы бер яшь әни гаризасы буенча тикшерү үткәрде.

Гариза язучының 1 яшьлек күкрәк баласы барлыгы билгеле булды. Сабый әтисенә 31 яшь һәм ул районның бер торак пунктында яши. Тик үзенең газиз улын тәрбияләүдә вазифаларын тиешенчә үтәми, аның саләмәтлеге белән кызыксынмый һәм гаиләсенә ярдәм итми. Тиешле органннар тарафыннан яшь әти белән аңлату, кисәтү чаралары берничә тапкыр үткәрелсә дә, аның тәртибе төзәлми. Россия Федерациясе Гаилә Кодексының 69 маддәсе нигезендә бу очракта үз вазифаларын тиешенчә башкармаучы әти-әниләргә карата катгый чаралар күрелергә мөмкин. Бу очракта тикшерү тәмамлангач эш район судына юлланды. Суд чыгарган карар гадел һәм кырыс-яшь әти үз хокукларыннан мәхрүм ителде һәм яшь әнигә бала үстерүдә ярдәм итәргә алимент түләргә тиеш булачак.

Альмир Гапделганиев, район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев