Яшь спортчылар“Мәрхәмәтле Татарстан“ акциясендә катнаша
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, район мәгариф бүлеге тарафыннан "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында һәм Туризм көне уңаеннан яшь спортчылар өчен сәяхәт оештырылды. Каратун урта мәктәбенең спорт сөюче укучылары Апас туган якны өйрәнү музеенда, Батырлар мемориаль комплексында, "Сәләт" балалар иҗат үзәгенең "Сугышчан Дан" музеенда булдылар. -Үткәнебез белән таныштыру, патриотик тәрбия...
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, район мәгариф бүлеге тарафыннан "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында һәм Туризм көне уңаеннан яшь спортчылар өчен сәяхәт оештырылды. Каратун урта мәктәбенең спорт сөюче укучылары Апас туган якны өйрәнү музеенда, Батырлар мемориаль комплексында, "Сәләт" балалар иҗат үзәгенең "Сугышчан Дан" музеенда булдылар.
-Үткәнебез белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү безнең бурычыбыз. "Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында оешкан әлеге чара сезгә күп мәгълүмат бирсен, укуыгызда, тормышыгызда ярдәм итсен, - диде музей җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев