Яшь укытучылар командасы - беренче
Буада яшь мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары узды.
(26 май, " Апастово-информ").
Профсоюзлар турнирында район җыелма командасы да катнашты. Яшь укытучыларны
"Альянс" командасы берләштерде.
Нәтиҗәдә, апаслылар беренче урынны яулады. Бу хакта район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Уен барышында Биеш мәктәбенең физкультура укытучысы
Альмир Гильметдинов иң яхшы уенчы булып танылды.
"Яшьләребез хезмәттә дә, спортта да сер бирми", - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев