Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь йөртүчеләргә чикләүләр кертелде

Россия Хөкүмәтенең быел 24 мартта кабул иткән карары нигезендә яңа гына укып, автотранспорт белән идарә итү хокукы алган яшь йөртүче шофер-механизаторларга 4 апрельдән 2 елга кадәр аерым төр чикләүләр кертелде. Аларга башка техниканы буксирга алу, юлга тарттырып чыгу катгый тыела. Яшь мотоциклчыларга һәм мопед йөртүчеләргә пассажирлар утырту шулай ук тыела....

Россия Хөкүмәтенең быел 24 мартта кабул иткән карары нигезендә яңа гына укып, автотранспорт белән идарә итү хокукы алган яшь йөртүче шофер-механизаторларга 4 апрельдән 2 елга кадәр аерым төр чикләүләр кертелде. Аларга башка техниканы буксирга алу, юлга тарттырып чыгу катгый тыела. Яшь мотоциклчыларга һәм мопед йөртүчеләргә пассажирлар утырту шулай ук тыела.

Шул ук вакытта алар идарә иткән техниканың "Яшь йөртүче" дигән махсус билгесе булырга тиеш. Автомобиль, төрле үзйөрешле машина, мотоциклларда шушы билге аерым урыннарга беркетелә. Мопедларга каралмаган. Транспорт чарасында шушы бу билге булмаса аңардан файдалану законны бозу дип таныла.

Апаслылар шуны анык белеп торсын иде-автомототранспортта, үзйөрешле машиналарда, мотоциклларда закон буенча каралган шушы билге булмаса РФ Административ Кодексының 12.5 маддә, 1 өлеше буенча административ санкцияләр каралган.

Фатыйх Хафизов, район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев