Яшь юл сакчылары “Кагыйдәләр буенча яшәү“ акциясенә кушылды
Апас урта мәктәбенең 4 “А“ классы укучылары районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә “Кагыйдәләр буенча яшәү“ акциясе уздырды.
(21 ноябрь, "Апастово-информ").
Юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән, җәрәхәтләр алган кешеләрнең саны арта бара. Яшь буын иминлекне саклауга аз булса да үз өлешен кертү, шоферларны кисәтү максатыннан юлга чыкты. Бу хакта укытучылары Альмира Хисамова һәм Гүзәл Мөхәммәтшина хәбәр итте.
Яшь юл сакчылары шоферлар, җәяүлеләр белән әңгәмәләр уздырды, белешмәлекләр таратты. Шул ук вакытта үзләре дә юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев