Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел Үзәндә 5 метрга якын биеклектәге үгез сыны пәйда булган

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдиме белән шәһәрдә 2021нче елның символын эшләгәннәр.

(16 декабрь, “Апастово-информ“).


Яшел Үзәндә яңа ел символы – үгез сыны барлыкка килгән. Аны эшләр өчен 48 йөк машинасы кар кирәк булган, дип хәбәр итәләр районның матбугат хезмәтеннән.
Скульптураның биеклеге 4,5 метр, киңлеге – 3 метрны тәшкил итә. Бүгенге көндә бу республикада да иң зур үгез сыны, бәлки илдә дә иң зурысыдыр“, - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтеннән.
2021нче ел сиволын биш көн дәвамында Кукмарадан мастер – энтузиастлар Марсель һәм Руслан иҗат иткән. Кар скульптурасын эшләү тәкъдимен Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев