Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел Үзәндә 60 миллион акча урлап качкан инкассаторны эзлиләр

ТР Эчке эшләр Министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 23 гыйнварда 11 сәгать 7 минутта Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында урнашкан 70нче йорт янында инкассатор табель коралыннан кулдашының аягына ата һәм 60 миллион акчаны алып "Фольксваген Амарок" инкассатор машинасына утырып кача. Машинаның дәүләт номеры Т669 ОС/116rus. Полиция хезмәткәрләре Богаченко Игорь Константиновичны...

ТР Эчке эшләр Министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 23 гыйнварда 11 сәгать 7 минутта Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында урнашкан 70нче йорт янында инкассатор табель коралыннан кулдашының аягына ата һәм 60 миллион акчаны алып "Фольксваген Амарок" инкассатор машинасына утырып кача. Машинаның дәүләт номеры Т669 ОС/116rus.

Полиция хезмәткәрләре Богаченко Игорь Константиновичны эзли. Ул 1989 елда туган, рәсми яшәү урыны Яшел Үзән шәһәренең Столичная урамындагы 43нче йорт 43нче фатирында теркәлгән. Ә төп яшәү урыны Яшел Үзән шәһәрнең Хаҗиев ур., 5-4. Алдан җаваплылыкка тартылмаган. Үзе белән утлы коралы (револьвер) булырга һәм 565 дәүләт номерлы Мазда3 машинасында йөрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев