Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел Үзәндә 60 миллион акча урлап качучы утырып киткән инкассация машинасы табылган

Оператив-эзләү чаралары вакытында полиция хезмәткәрләре Столичная урамы 41нче йорт янында ташлап калдырылган "Фольксваген Амарок" инкассация машинасына тап булганнар. Качучы инкассаторны эзләү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: 23 гыйнварда 11 сәгать 7 минутта Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында урнашкан 70нче йорт янында инкассатор табель коралыннан кулдашының аягына ата һәм 60 миллион...

Оператив-эзләү чаралары вакытында полиция хезмәткәрләре Столичная урамы 41нче йорт янында ташлап калдырылган "Фольксваген Амарок" инкассация машинасына тап булганнар. Качучы инкассаторны эзләү эшләре дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез: 23 гыйнварда 11 сәгать 7 минутта Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында урнашкан 70нче йорт янында инкассатор табель коралыннан кулдашының аягына ата һәм 60 миллион акчаны алып "Фольксваген Амарок" инкассатор машинасына утырып кача. Машинаның дәүләт номеры Т669 ОС/116rus.

Полиция хезмәткәрләре Богаченко Игорь Константиновичны эзли. Ул 1989 елда туган, рәсми яшәү урыны Яшел Үзән шәһәренең Столичная урамындагы 43нче йорт 43нче фатирында теркәлгән. Ә төп яшәү урыны Яшел Үзән шәһәрнең Хаҗиев ур., 5-4. Алдан җаваплылыкка тартылмаган. Үзе белән утлы коралы (револьвер) булырга һәм 565 дәүләт номерлы Мазда3 машинасында йөрергә мөмкин.

Эзләнүче хакында берәр хәбәр ишетүче яисә күрүче булса, аның "02", "052" телефонына шалтыратуы сорала (аноним), - дип белдерә ТР Эчке эшләр Министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото:http://atlant-m.kiev.ua/ru/buy-car/armored/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев