Реклама
Җәмгыять
“Яши-яши арта бара икән тормышларның яме, тәмнәре”
Сатмыш авылында гомер кичерүче Рәшит абый һәм Сәвия апа Нигмәтуллиннар иңне-иңгә куеп, инде ярты гасыр тату һәм үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр.
(23 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Бу еллар эчендә тормышның авырлыгын бергә күтәреп, борчу-мәшәкатьләрен дә бергә кичереп, сөенечле мизгелләрен дә бергә татып яши алар.
“Бер уйда һәм бер максатта булгач, гомер узганы сизелми дә икән ул. Тормышта бер-береңне хөрмәт итеп, бер-береңә юл куеп яшәү кирәк. Яши-яши тормышларның яме, тәме тагын да арта ул”, - ди Сәвия апа.
Сәвия апа Кама Тамагы районы Көрәле авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендә китеп урнаша. Тик язмыш җилләре аны Апас якларына алып килә. Ул кунакка кайткач, Рәшит абый белән таныша. Бер ел очрашып йөргәннән соң аның гомерлек яры да булып куя.
Рәшит абый да авылда иң тырыш, акыллы егетләрнең берсе була. Гомере буе тракторчы булып хезмәт итә. Намуслы хезмәте белән мактала, хезмәт ветераны исеменә ия була.
Яңа тормыш корган гаиләне алда зур сынау көтә. Өметләрен өзмичә, олы сабырлык белән сабыйлары тууын көтеп яшәүче Рәшит абый белән Сәвия апага әти-әни булу бәхете 9 елдан соң гына елмая. Гаиләне шатлык-сөенечкә күмеп, беренче кызлары дөньяга килә. Озакламый икенче кызлары да аваз сала.
“Гаиләнең иң зур шатлыгы – бала. Аллага шөкер! Балаларыбыз, оныкларыбыз олыгайган көннәребездә дә иң зур сөенечебез”, - ди Сәвия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев