Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшиселәр алда әле...

-Түләүсез диспансеризация үтү-ул кешенең үзенә кирәк, - ди районның баш табибы урынбасары Рамил Гатин. - Быел дәүләт заказы белән яшь категориясе буенча 3576 апаслы җентекле медицина тикшеренүләре үтәргә тиеш иде. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 610 сында төрле авыруларның башлангыч стадияләре ачыкланды. 40 кешегә шеш авыруларының башлану куркынычы диагнозы куелды һәм аларга...

-Түләүсез диспансеризация үтү-ул кешенең үзенә кирәк, - ди районның баш табибы урынбасары Рамил Гатин. - Быел дәүләт заказы белән яшь категориясе буенча 3576 апаслы җентекле медицина тикшеренүләре үтәргә тиеш иде. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 610 сында төрле авыруларның башлангыч стадияләре ачыкланды. 40 кешегә шеш авыруларының башлану куркынычы диагнозы куелды һәм аларга аерым тикшерү, кирәк очракта оператив чаралар күрү өчен юлламалар бирелде. Бик кызганыч, безнең табибларның шикләре 22 очракта расланды. 83 апаслыда кан, 43 кешедә күз, 17 кешедә ашкайнату ситемасы авырулары ачыкланды. 177 апаслыда кан йөрү юллары авырулары билгеләренә юлыктык. Казан һәм Буадагы төбәкара, махсуслашкан югары технологияле медицина үзәкләрендә 37 апаслы тикшерү үтеп, бер кешегә аорта-коронография, 6 кешегә кан юлларын стентлау буенча түләүсез операция ясалды. Киләсе елда тагын 4000 апаслы диспансеризация үтәргә тиеш. Бу эштән читләшмәгез, үз вакытында ачыкланган авыруны дәвалавы җиңел һәм нәтиҗәлерәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев