Яшьлек ярым – йөрәк ярам...
Үткән белән бүген арасы бер адым гына кебек. Гүя артыңа борылып карыйсың да, яшьлегеңне очратасың. Алай гына да түгел, анда сине елмаеп, көлеп, "кадерлем" диеп тәүге ярың көтеп торадыр кебек. Алсу да үткәннәрне еш искә ала. Әллә шуңа да, бар да бүген генә булган кебек. Әйтерсең лә, 30 еллап вакыт...
Үткән белән бүген арасы бер адым гына кебек. Гүя артыңа борылып карыйсың да, яшьлегеңне очратасың. Алай гына да түгел, анда сине елмаеп, көлеп, "кадерлем" диеп тәүге ярың көтеп торадыр кебек.
Алсу да үткәннәрне еш искә ала. Әллә шуңа да, бар да бүген генә булган кебек. Әйтерсең лә, 30 еллап вакыт үтмәгән дә, әйтерсең лә, вакыт дигән чаптар ат синең тирәңнән узмаган. Күзләргә очкын сипкән, сине бәхет дигән татлы мизгелләрдә коендырган яшьлек, мәхәббәт, өмет бер бәйләм булып тирәңдә бөтерелә сыман. Ләкин... барысының да хыял булуын, чынга ашмас икәнлеген, инде башка кабатланмаячагын акылы кабул итсә дә, тынгысыз йөрәкнең килешәсе килми шул. Өмет уты әле пыскуын дәвам итә. Бәлки әле бер күрешербез, бәлки әле бер генә булса да сукмакларыбыз кисешеп, сүзләр беткәнче сөйләшеп утырырга туры килер. Шушы татлы уйлар алга әйди дә инде...
Алсу ерак Башкортстан якларыннан. Бер туганы да булмаган, гомерендә дә аяк басмаган Казан каласына килеп укырга керде. Бар да үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән. Артыннан акчалар төртеп, аның белән сөйләшеп, моның белән сөйләшеп йөрүче булмады. Имтихан нәтиҗәләре буенча исемлекнең иң башында ул тора иде. Ләкин укырга алынуы, студент булуы өчен сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Чөнки калада барып сыеныр бер кешесе дә булмагач, үзен ялгыз хис итте. Шулай да белем алырга дигән теләге икеләнүләрдән көчлерәк булып чыкты. Белем көнендә килеп тулай торакка урнашты да, яңа дуслар, танышлар янәшәсендә яңа тормыш башлап җибәрде. Бар да әйбәт, бар да үз итә кебек үзен. Тик күңелнең бер җире китек. Кызым дип назлап дәшәргә әти-әнисе янында түгел. Кала егет-кызларыннан кала бер генә студентның да якыннары янда түгел дә, тик алар атна азагы җитү белән авылларына ашыга. Ә ара ераклыгы Алсуга кайту якларын чикли. Икенчедән ул теләр-теләмәс кенә озатып калган егетен сагына. Биш ел вакытның бик озак булуын кат-кат санаган сөйгәненең үзен көтәсенә дә шикләнә кебек. Әгәр аны югалтса? Башкалар белән бүлешсә? Алсуның нечкә күңеле күтәрә алмастыр шикелле.
Студент тормышы күңелле дә, мавыктыргыч та. Авырлыклар да шул шау-шулы тормыш артында күмелеп, югалып кала сыман. Буш вакытларда паркларга да чыгыла, җае чыкканда концерт-театрларга да йөрелә. Алсуны да бүлмәдәшләре, төркемдәшләре үзләреннән калдырырга теләмиләр.
Менә шундый кичке йокы алдыннан бер йөреп, саф һава сулап керергә дип чыккан көннәрнең берсендә аңа ябык кына гәүдәле, шулай да чаялыгы маңгаена язылган бер егетнең күзе төшә. Егет чыннан да төшеп калганнардан түгел. Бер сүзеңә өч җөмлә белән җавап кайтара, син борылып китәм дигәндә генә күбәләкәй очып алдыңа, ул да түгел артыңа чыга.
Алсуга соры көннәрен төрле төсләр белән баетырга шушы җитә кебек тоела. Баштарак, вәгъдәләшкән егетем бар дип карышып маташса да, соңрак дуслыгын кире какмый. Алсу-Илдар дуслыгы килер көннәргә күпер булып сузыла. Күршедәге тулай торакта гына торган егет кызга аз гына да ямансуларга ирек бирми.
Соңрак мәгълүм булганча, Илдар әнисе белән генә үскән бердәнбер бала. Каладан ерак түгел генә урнашкан район үзәгендә яши. Бирегә музыкаль белем алырга теләп килгән. Чыннан да егетнең сәләте, җырга омтылышы, максатына таба атлап түгел чабып баруы күзләренә, йөзенә язылган. Җитезлеге, тизлеге, син бер басканда аның инде өч атлап куюы Алсуда ихластан соклану уята. Үз ягында калган Марс белән чагыштырганда җир белән күк арасы.
Кыз инде хисләрендә бутала ук башлады. Марсны чыннан да яратамы ул? Аны Илдарга, туган ягын башка республикага алмаштыруы өчен үкенмәсме? Әти-әниләре ни дияр? Чит җирдә адашып калып бәхетле була алырмы? Яшь кенә булса да, әнә шундый уйлар аңа тынгы бирми иде. Аның моңсуланып калган көннәрен Илдар да тиз сизеп ала. Андый чакларда уенын-чынын бергә кушып, ул шаян җырларын суза. Ничек кенә теләсә дә, сөюенә хыянәт итүен йөрәге кабул итмәсә дә, ул инде егеттән башка тора алмый, хәтта кала тормышын күз алдына да китерә алмый. Шатлыктан да, борчудан да күз яшьләре тамам-тамам дип керфек очында эленеп торган нечкә күңелле кызга ул баш-аягы белән гашыйк булырга өлгергән инде.
Тора-бара Илдар үзенең җырларын яздыру эшенә кереште. Кайбер вакытларда үзе белән Алсуны да алып бара иде. Ә кызның моң ишетү белән кабат күзләренә яшь тула. Күпме генә яшерергә тырышса да, алар кабат керфек очларына эленә. Менә-менә тамам дип торган күз яшьләрен яшерергә теләп, ул егетнең куенына сыеша. Мондый мизгелләрнең җылысы тәнгә генә түгел, мәңгелеккә җанга сеңеп калган. Бер-берсен аңлаучы, туры килеп торган парларга сокланучы дуслар да, эчләре пошучы дус булып йөрүчеләр дә бар иде, әлбәттә. Яшьләрнең үз тормышы, алар бер-берсен тулыландыра. Илдар өчен Алсу бик кирәк, шуңа да ул аны сулышыннан да аңлап, терәк булырга, сагынуларын оныттырырга тырыша.
Илдар катнашкан концертларга Алсу иптәш кызлары белән бара иде. Өенә елга ике генә тапкыр кайта алган студентның затлы чәчәкләр алырлык акчасы булмаса да, ул аңа һәрчак үзе яраткан ак һәм кызыл кашкарыйлар бүләк итте. Тукталыш кырыйларында сатып утыручы әбиләр аның өчен чәчәкләрне махсус әзерләп торалар иде. Ә концерт тәмамлану белән чәчкәләр кире Алсу кулына күчә. Илдар йөгереп чыгып, аларны кире сөйгәненә бүләк итә. Юл буйлап хыялга бирелеп кайтулар, уртак корылган планнар хәзер менә Алсуның үзәген өзеп искә төшә. Тик инде үзәк өзелсә дә, киселсә дә, язмышны да, тормышны да үзгәртә торган түгел.
- Үз йортыбызны салырбыз. Өй алдын, бакчаны тутырып син яраткан кашкарыйларны утыртырбыз. Шул өебезнең түрендә сүрән генә ут яктысында утырып син шигырьләр язарсың, ә мин көй язып, сәхнәгә алып чыгармын. Син үзең үстергән чәчәкләрне миңа бүләк итәрсең, ә мин сөюемә төреп аларны кире сиңа бирермен, - дип Илдар еш кына татлы хыяллар илендә гизә. Аларның чынбарлык буласына ышанып, елмаеп та куя иде. Әлегә кадәр барлык хыялларына ирешеп килгән егет бу юлы да ул уйлаганча буласына ышанды. Артыгы белән ышанды.
Бер ел вакыт шулай күңелле генә узып китте. Беренче курсны тәмамлау белән Алсу туган якларына ашкынды. Үз өендә, үз түшәгендә йоклыйсы, әнисе пешергән тәмле ашлардан авыз итәсе килде аның. Илдар күпме генә җибәрмәскә тырышса да, сагыну хисен җиңә, Алсуны тыңлата алмады.
Алсу китте. Илдар күңелендә бушлык калды. Ә ул бушлыкны башка беркем дә, берни дә тутыра алмады. Хәтта тавышы да эчкә китте кебек тоелды аңа. Ел саен түземсезлек белән көтеп алган җәйләрнең тизрәк үтүен теләде. Арада йөргән хатлар гына күңелен җылытмады.
Алсу кайту белән чит җирдә үзенең беркем түгеллеген, туган ягының ни кадәрле якын булуын аңлады. Беренче сөйгән ярын да ул аңлатып булмаслык сагынган икәнлегенә төшенде. Җәй буе күңелендәге сорауга җавап эзләде. Нишләргә? Илдармы? Марсмы?
Ерак калада егете барын сиздерергә ярамый. Шуңа күрә дә уйлар арасында бер үзе калып адашып бетте. Ахыр чиктә Илдарның соңгы хатына җавап язмыйча гына, үз ягында калырга уйлады.
Уку елы башында читтән торып уку бүлегенә күчү турында гариза барып язды да, Илдарны күреп тормыйча гына кире Башкортстанына кайтып китте. Егет белән бәлки күрешкән, саубуллашкан да булыр иде. Тик ул ялгызы килмәде, Казан күрсәтү максаты белән Марсны да чакырган иде.
Шулай итеп, аралар өзелде. Илдар Алсуның башка калага килмәячәген дус кызлары аша гына белде. Бик авыр кичерде. Бәргәләнде, сагышланды, кызларга булган ышанычын югалтты. Хәтта артыннан барырга да риза иде. Ләкин иптәш кызлары аша Алсуның тиздән кияүгә чыгасын ишетте. Хыяллар чәлпәрәмә килеп, пыяладай чылтырап җиргә коелды...
Илдарга аякка басарга җыр-моңнары ярдәм итте. Ул җырлады да, җырлады. Үзен зур сәхнәләрдә танытырга уйлады, үзенең югалмавын читтән торып булса да йөрәк авазын, яратуын аңламаган Алсуга ишеттерәсе килде.
Кыз баланың язмышы да, бәхете дә ир-ат кулында. Көчсез, нәфис, нәзәкатьле зат үзе генә тау-ташлар күчерә дә, үргә таба озак атлый да алмый. Марска ышанып укуын ташлаган, аны киләчәге итеп сайлаган Алсуның хыяллары тормышка ашкан дисезме? Хисләрендә кабат ялгышты шул ул.
Кыз авылга кайтып балалар бакчасына эшкә урнашу белән Марсның район үзәгендә очрашып йөри торган тагын бер кызы барлыгы билгеле була. Беренче мәхәббәтен югалтуны Алсу да үз йөрәге аша уздыра. Бу вакытта ул Илдарның нинди хәлдә калуын да аңлый. Ләкин инде кабат барып гафу сорарга кыюлыгы җитми. Аннан инде кабат калага да бара алмый. Чөнки читтән торып уку бүлегенә күчү хакында приказ чыккан, тулай торак бүлмәсе башкаларга бирелгән.
Ничек кенә кыен булса да, Алсу уздырып җибәрергә тырыша. Озак та үтми, үзләреннән ике йорт аша гына торучы егеткә кияүгә чыга. Балалар туа. Шулай итеп, ерак арага укырга йөрү мөмкин булмый. Ахыр чиктә ул белгечлек алудан бөтенләй баш тарта.
Алсу ел саен бөтен бакчасын тутырып кашкарыйлар утырта. Капка төрләрендә дә, өй алларында да шушы ук чәчәкләр. Алар җәй уртасыннан алып, караңгы көзгәчә чәчәктә утыралар. Кырауларга да бирешергә теләмичә тирә-юньне бизиләр, матурлык өләшәләр, күзләрне иркәлиләр. Ә менә Алсу тормыш кырауларына биреште. Хисләрендә буталды. Бәхетен кулыннан ычкындырды. Бүген чәчәкләр үстерә дә, аларны хыялында гына булса да, яшьлегенең яме булып калган Илдарына бүләк итә. Чынлыкта исә ул аңа чәчәк бирә дә, хәтта исемен кычкырып кабатлый да алмый. Бу аның үзе генә белгән, хәтта ул-кызларыннан, әнисеннән дә яшергән сере. Илдарның җырларын телевидение, радио аша ишетеп, тыңлап барса да, аның инде танылырга өлгергән җырчы булуын белсә дә, якын бара алмавы, хәтта исәнләшергә дә хакы югы күңелен телә. Оныта алмый ул яшьлегенең калада узган бәхетле бер елын. Хәтта онытудан, татлы уйларның юкка чыгуыннан курыккан көннәре бар. Авыр чакларда ул насыйп булмаган мәхәббәтен уйлап юана.
Бүген аларның хуҗалыклары зур. Ихата тутырып терлек асрыйлар. Үз шәхси хуҗалыкларын оештырганнар. Хезмәте авыр булса да, акчага тилмергәннәре юк. Шулай да яшәгәндә аңлаучы да, назлаучы да, матур сүзләр белән юатучы да кирәк икән. Алсу аңлауга сусаган көннәрдә кемгә үпкәләргә дә белми. Хисләрен салып таптаган Марскамы? Әллә Илдарның сөюен салып таптаган үзе гаеплеме?
Каладан кайтуына күп еллар узса да, Алсу Илдарның концертына бару, аңа сүзсез генә булса да чәчкәләр бирү хакында хыяллана. Тик ул яшәгән якларга җырчылар сирәк килү сәбәпле, барысы да хыял булып кала бирә иде.
... Ниһаять, район үзәгенә баргач, белдерү күреп кайтты. Аның яшьлек ялкыны булып күңел түрендә яшәүче Илдары концерт программасы белән киләчәк. Ирексездән барып билет алды. Бу көнне көтеп очып, канатланып йөрде. Иң матур киемнәрен әзерләде. Һәм әлбәттә инде бер кочак кашкарыйлар....
Көткән көн килде. Алсу гаиләсе белән иң алгы рәтләргә утырып җыр-моң дәрьясына чумды. Аннан үзе дә сизмәстән салмак адымнар белән генә сәхнәгә таба атлады. Яшьлеге билгесе булган ак һәм кызыл кашкарыйлар Илдар кулына күчте. Күзләр, карашлар очрашты. Тик Илдар гына инде авылдагы бәтмәс-төкәнмәс хезмәт белән шактый олыгаерга өлгергән Алсуны танымады. Карашларын еракка төбәп яраткан җырын сузды да, сузды...
"Яшьлектә сөйгән яр....".... Башка сүзләре Алсуның инде аңына барып җитмәде. Бирешергә теләгән тез буыннарын көчкә җиңеп урынына барып утырды да, концертның калган өлешен гүя ул ишетмәде...
Яшьлекнең ерак икәнлеген, сөйгән ярларның ятка калуын тагын бер кат аңларга бер мизгел җитте.
Ләйлә Вәлиәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев