Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы чәчү экваторын үттек!

5 майга районда барлык язгы чәчү эшләренең 52 проценты төгәлләнде. Барлыгы 16760 гектар мәйдан чәчелде. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 12500 гектарга чәчелеп, быелгы язгы кыр эшләре планы 71 процентка үтәлде. Шул исәптән, бүгенгә 5500 гектарда язгы бодай, 5300 гектарда арпа, 1050 гектарда борчак, 100 гектарда солы, бөртеккә дип 510 гектарда...

5 майга районда барлык язгы чәчү эшләренең 52 проценты төгәлләнде. Барлыгы 16760 гектар мәйдан чәчелде. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 12500 гектарга чәчелеп, быелгы язгы кыр эшләре планы 71 процентка үтәлде.

Шул исәптән, бүгенгә 5500 гектарда язгы бодай, 5300 гектарда арпа, 1050 гектарда борчак, 100 гектарда солы, бөртеккә дип 510 гектарда кукуруз чәчелде. Силоска дип кукуруз 250 гектарга урнаштырылды. 400 гектарда рапс, 1650 гектарда шикәр чөгендере, 1400 гектарда бер еллык үләннәр, 600 гектарда люцерна чәчелде.

Агрофирманың Әлмәндәр берләшмәсендә язгы чәчү эшләре 68, Йомралы берләшмәсендә 52, Горбунов берләшмәсендә 50, Апас берләшмәсендә 37 процентка төгәлләнде.

Ибраһимов һәм К" хуҗалыгында язгы чәчү эшләре 71, "Алга"да 64, "Яңа юл" да 55, "Агроактив"та 52, "Табар"да 30 процентка үтәлде.

Басуларда эш ике сменада алып барыла, кырларда, ындыр табакларында 155 агрегат, 700 дән артык кеше эшли.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев