Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Язмыш мине гомер буе сынады

Сындырыплар сыный язмыш адәм баласын. Егылсын дип тез астына суга, ачы җилләргә каршы битен куя, кырыс тормыш камчысы чарасызлык алдына куеп, уңга-сулга боргалый. Түбән Биябашы авылында яшәүче Наҗия апа Вәлиева да бик күп сынауларны сабыр канатларында күтәргән, сыгылганда да сынмаска үзендә көч тапкан нык рухлы кеше. Наҗия апа тумышы белән...

Сындырыплар сыный язмыш адәм баласын. Егылсын дип тез астына суга, ачы җилләргә каршы битен куя, кырыс тормыш камчысы чарасызлык алдына куеп, уңга-сулга боргалый. Түбән Биябашы авылында яшәүче Наҗия апа Вәлиева да бик күп сынауларны сабыр канатларында күтәргән, сыгылганда да сынмаска үзендә көч тапкан нык рухлы кеше.

Наҗия апа тумышы белән Буа районы Күл Черкене авылыннан. Кызга 1 яшь тә 3 ай вакытта әтисен сугышка алалар. Озак та үтми аның батырларча һәлак булуы турында кара кәгазь килә.

- Әтинең йөзен дә, тавышын да, хәтта кочагына алып бер сөйгәнен дә хәтерләмим. Әнинең елаганнары гына исемдә. Мин аны балалык белән аңлап бетермәгәнмен. Күз яшьләрендә толлык ачысы да, әрнү дә булган бит. Тормыш корып бик аз гына яшәп кала алар. Парлыларга, әтилеләргә яшисе күпкә җиңел иде. Сугыш күпме гаиләләрне җимерде, күпме баланы әтисез һәм бәхетсез итте, - ди Наҗия апа.

Язмыш аны сыңар канат астында иркәләнүдән дә мәхрүм итә. Наҗия апа 8 класста укыганда әнисе дә авырып гүр иясе була. Аны ирен сугышка озатып, кечкенә улы белән ялгызы яшәп калган әнисенең бертуган апасы тәрбиягә ала.

- Әни белән бергә күмегез дип өзгәләнеп еладым. Кабергә төшеп яттым. Аннан сөйрәп алганнары әле дә онытылмый. Әнисез калган көннән тормыш җилкәгә атланды инде. Язмышым мине гомер буе сынады, - ди ул бүген дә әрнеп.

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Наҗия апа Казанда кооператив техникумында укый. Аннан Апаска кайтып райсоюзда эшли. Түбән Биябашына кунакка кайтып йөргәндә авылның тракторчы һәм комбайнчы егете Мөдәрис белән танышып тормышка чыга.

- Үземнең беркемем юк, тормыш иткәндә туганнар бик кирәк, бер-берсенә иптәш булырлар дип биш бала - 4 малай, 1 кыз алып кайттым. Шул балаларны аякка бастыру өчен исәп-хисап эшен фермага алмаштырдым. Ачы таңнан торып сыер да саудым, бозау да карадым, ферма мөдире дә булдым. Бер көн эшкә чыкмый калмаган. 14 ел каенана белән тордым. Тормышым көйле генә башланып китсә дә, кайгы-хәсрәтләр бер-бер артлы килеп, йөрәккә җыела барды, - дип бүген дә күз яшьләрен тыя алмый ул.

Наҗия апа олыгайган көнемдә таянычым булыр дигән зур өметләр баглап, 1979 елда төпчек улы Рәмисне алып кайта. Аңа бер яшь тула дигәндә беренче класста укучы улы Сәйдәш суга батып үлә. Күз яшьләре кибәргә дә өлгерми, үзен тәрбияләп үстергән апасының улы фаҗигале төстә вафат була. Ятим үскән яралы йөрәккә бу авырлыклар тагын да зуррак җәрәхәт ясый. Наҗия апа үзен кулга алып яшәргә тырыша, сыгылганда да сынмаслык көч таба. Балаларын берәм-берәм олы тормыш кочагына озата, апасын янына алып кайта. Кызганычка каршы, тормыш сынаулары моның белән генә бетмәгән булып чыга. Бу яралар өстенә тормыш иптәшен югалту ачысы да, кабат төзәлмәс бала хәсрәте дә өстәлә. Барысы да бер кечкенә йөрәккә.

1999 елда төпчек улы Рәмис тә, абыйлары үрнәгендә, армия сафларына алына. Спортның үзәгендә кайнаган, кыю, батыр улы өчен Ананың күңеле тыныч була.

- Медчастька эләкте. Әни медицина хезмәткәре булып кайтырмын да, мин синең бөтен авыруларыңны дәвалармын әле дип хыялланды. Отпускага кайтуын көтеп йөргән көннәрдә: "Чечняга киттек", - дигән хаты килде. Шуннан тынычлыгым бетте, йокым качты. Көн дә телевизор карадым, төн дә телевизор кабыздым. Чечнядагы бөтен яңалыклар белән танышып бардым. Газета алсам, беренче булып яңалыклар эзләдем. Хәрби комиссариат аша 2-3 айга бер хаты килде. Улым 9 ай ут эчендә йөрде. Шушы 9 ай минем өчен 9 ел булып тоелды. Инде 25 июньдә кайтам, приказ булды, самолет белән очам дигән хәбәрен алып, шатланып көтеп торган көннәрдә капкабызны кабат кайгы шакыды. Ике елда өч мәет күмдем. Тормыш иптәшемне, улымны, апамны югалттым. Өйнең кайсы гына бүлмәсенә керсәм дә, алар карап тора кебек тоела башлады. Җүләрләнер чиккә җиткәндә, намазга бастым. Дин юлыннан китеп, үземә юаныч, ышаныч таптым, азмы-күпме күңел тынычлыгы алдым. Хәзер дә биш вакыт намазымны калдырганым юк. Мәчеткә дин сабаклары алырга йөрим. Тик берсе дә онытылмый шул. Күземнән яшьләрем тәгәрәп кенә төшә, - дип сөйли Наҗия апа.

Рәмиснең фотосурәтләрен, хәрби хезмәттән килгән Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын Наҗия апа кадерләп саклый. Ялгыз калган чакларда аның белән сөйләшә. Район үзәгендәге Мемориал комплекста да батыр солдатның сыны урын алган, исеме мәңгеләштерелгән. Наҗия апа бирегә дә улын күрер, аның белән сөйләшер өчен килә. Сугыш чоры ятимнәре өчен оештырылган Сабан туе көнендә дә Наҗия апа һәйкәл буенда бик озак басып торды. Таш һәйкәл дәшмәсә дә, ана йөрәге газиз улының гүя сулышын тойды...

Наҗия апа бүген ялгыз түгел. Аның ике улы, бер кызы, киленнәре, кияве һәм биш оныгы бар. Алар һәрчак әниләре янына кайтып, ярдәм итеп, хәлләрен белеп торалар. Шулай да үзе генә калган вакытларда бик ямансу шул аңа. Якты, иркен йортында калган балаларына озын гомерләр теләп, аларны догаларыннан калдырмыйча яши ул. Тәрәз төбен, өен тутырып гөлләр дә үстерә. Башыннан нинди генә хәлләр узса да, күңеле тупасланмаган, тормышка ышанычын югалтмаган ул. Матурлыкны тоя, күрә, бәяли белә, изгелекләр кылып, үзенә яхшылык эшләүчеләргә рәхмәтле булып гомер көзен ваклый.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев