Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәйге каникулда хезмәттә

Җәйге каникул көннәрендә вакытлыча хезмәткә алынучы 14 яшьтән 18 яшькәчә укучылар белән аларның эшләү вакытына карап килешү төзелергә тиеш. Быел 80 укучы белән шундый килешүләр төзелгән. Апас җирлеге буенча 60, Каратун җирлеге буенча 20 укучы җәйге чорда урамдагы чәчәкләргә су сибү, чүпләрен утау белән мәшгуль. - Бу эш әти-әниләр ризалыгы...

Җәйге каникул көннәрендә вакытлыча хезмәткә алынучы 14 яшьтән 18 яшькәчә укучылар белән аларның эшләү вакытына карап килешү төзелергә тиеш. Быел 80 укучы белән шундый килешүләр төзелгән. Апас җирлеге буенча 60, Каратун җирлеге буенча 20 укучы җәйге чорда урамдагы чәчәкләргә су сибү, чүпләрен утау белән мәшгуль.

- Бу эш әти-әниләр ризалыгы белән генә башкарыла. Балалар яшьләренә карап ике сәгатькә кадәр эшлиләр. Килешү буенча безнең яктан аларга 1500 сум акча түләнә. Хезмәт авыр түгел, укучылар канәгать, - шәһәр тибындагы Апас башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.

Каникул чорында хезмәт итүче балаларга район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дә өстәмә (матподдержка) акча түли икән.

- Килешү төзегән һәр балага банкта шәхси исәп-хисап счеты ачылды, безнең тарафтан ай саен 1275 сум күләмендә акча шул счетларга күчә. Тиешле документлар килү белән акча күчә башлаячак. Килешүдә каралган таләпләр буенча балаларны ике сәгатьтән артык эшләтү рөхсәт ителми, - диде район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Рамил Салахов.

Үзәктә күз явын алырлык чәчәкләр һәркемне сокландыра. Балалар үзләре дә бу матурлыкны күреп, тагын да тырышып эшлиләр. Урамнан үтүчеләр безгә рәхмәт әйтеп китәләр, бик күңелле. Ардырмый да, өйгә кайткач та эшлисе генә килеп тора, безгә "ярдәмгә" яңгыр да явып тора, диләр. Һәркайсы хезмәт хакын нинди максатка тотачагын планлаштырып та куйган инде. Ничек кенә булса да, эшләп тапкан акча бик кадерле ул.

Гөлзада Гатауллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев