Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йолалар кичәсе-халкыбыз, динебез, тарихыбызны барлау ул

Апасның беренче мәхәллә мәчетендә 10 көн элек узган йолалар кичәсенә район мөслимәләр оешмасы вәкилләре бик теләп килделәр. Аңа әле яңа гына "Рамазан мәчете" исеме кушылды. Озак еллар ябылып торгач, үз нигезендә башка ихтыяҗларга куланылган бер гасырлык элеккеге мәчетебез моннан 15 еллар чамасы элек изге Рамазан аенда кабат ачылып, яңадан үз...

Апасның беренче мәхәллә мәчетендә 10 көн элек узган йолалар кичәсенә район мөслимәләр оешмасы вәкилләре бик теләп килделәр. Аңа әле яңа гына "Рамазан мәчете" исеме кушылды. Озак еллар ябылып торгач, үз нигезендә башка ихтыяҗларга куланылган бер гасырлык элеккеге мәчетебез моннан 15 еллар чамасы элек изге Рамазан аенда кабат ачылып, яңадан үз вазифаларын үти башлаган иде, аңа яңа исем кушу да шул вакыйга белән бәйле.

Быелгы чираттагы Йолалар кичәсе Хаҗ кылучылар белән очрашу рәвешендә узды. Төрле елларда Ислам диненең биш баганасы буларак кабул ителгән хаҗ кылучылар Рауза Хәмидуллина, Сания Сәлахетдинова, Фатыйма Сираҗиева, Җиһан Хөснетдинова, Нурия Насыйбуллина бу сәфәрләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Соңгы исәпләр буенча, 10 елда Апас районыннан 35 кеше бу аманәтен үтәп. исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайтты. Алар ераклардан алып кайткан зәм-зәм суларын бик күп апаслы авыз итте

- Быелгы Хаҗ вакытында шундагы бик зур мәчет өстенә төзелеш краны авуы турындагы хәбәр барыбызны да зур борчуга салган иде. Ходайның рәхмәте киң вә иркен, бу вакытта афәт булган урында апаслылар, Татарстаннан баручы хаҗи һәм хаҗияләр булмавын белеп бик шатландык,-диде быелгы хаҗияләребез.

Апас мөхтәсибәте, дин тотучылар тәкъдиме белән быел райондагы һәр 54 мәчетнең тарихы, имамнарын тарихка кертеп калдыручы махсус альбомнар төзелә. Безнең беренче мәхәллә мәчетендә алар инде өчәү булды. Киләчәктә бәлкем районның һәр мәчете тарихын сүрәтләгән ул албом-җыентыклар бер китап булып бастырылыр. Хаҗияләребез бу эштә дә башлап йөрергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев