Апаста пандемиядән үзмәшгульләр зыян күргән
Гөлнур Загреева 2019 елның декабрь аенда үзмәшгуль булып эшли башлый.
(21 нче июль, “Апастово-информ”).
Ул шаурма, төрле камыр ризыклары пешерә. Апаслылар бирегә килеп чәй эчә, сыйлана ала, чәй янында сөйләшү мөмкинлеге була. Әйтергә кирәк, пандемия чоры Гөлнурның эшенә дә, авырлыклар китерми калмый.
“Үзизоляция башлангач бер атнага бөтенләй тукталдык. Эш тукталу белән көндәлек керем дә тукталды. Нишләп була соң? Ил белән килгән бәла бит. Ә клиентларыбыз шалтырата, кайчан эшли башлыйсыз дип сорый. Шуннан алып китү өчен эшләп карарга булдык. Иң элек район башкарма комитетыннан, роспотребнадзордан рөхсәт алдык. Барлык саклану чараларын төгәл үтәп пешердем. Социаль сетьларга реклама куйдым. Телефон аша заказ алып, әзер товарны тәрәзәдән генә бирдем. Әлбәттә, көндәлек тикшереп тордылар. Үзем дә саклану чараларын төгәл үтәргә тырышам, кеше сәламәтлеге беренче урында булырга тиеш. Пандемия чорында зыян күрүчеләр буларак Татарстан Президенты тарафыннан оештырылган “Ярдәм янәшә” акциясе буенча күчтәнәч-тартмалар алдым. Бу бик ярдәм итте. Олы рәхмәтемне ирештерәм”, - диде Гөлнур.
Апаста яшәүче Ләйсән Гайфетдинова хезмәттәшләре белән Гөлнур эшли торган кафеда төшке ялларын үткәрергә яраталар.
“Үзизоляция чорында без тәүлек әйләнәсе волонтерлар булып эшләдек. Арыган вакытта Гөлнурның пешкән әйберләре сагындыра иде. Алып китү өчен пешерә башлагач шатландык. Телефоннан заказ бирә идек, вакытына барып алабыз. Маскадан, перчаткадан, пакетларга салып бирә”, - ди Ләйсән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев