“Йолдыз“ газетасы редакциясе хат ташучыларны бүләкләде
2020 елның беренче яртыеллыгына “Йолдыз“, (“Звезда“) газеталарына язылу кампаниясендә актив катнашып, зур өлеш керткән хат ташучылар редакциябезнең махсус премиясенә лаек булды.
Узган елгы язылу чоры белән чагыштырганда “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы укучылары санын иң күпкә арттырган Апас почта бүлекчәсе хат ташучысы Гөлсинә Вафинага, Олы Бакырчы авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе, хат ташучысы Рәсимә Ибраһимовага һәм Югары Акхуҗа почта бүлекчәсе хат ташучысы Алена Зеленовага газетабызның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева махсус Грамота һәм акчалата бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев