Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Йолдыз” сайты җиңүчеләре махсус бүләккә ия булды

“Йолдыз” газетасының рәсми сайтында еш кына төрле конкурслар уза

 Сайт укучыларыбыз, социаль челтәрләрдәге дусларыбыз бик актив катнашалар. Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган “Минем әти – супер!” һәм “Чәчең матур! Кем ясаган?” исемле конкурсларда 30 якын укучыбыз катнашты. Конкурсның төп шарты буенча алар безгә әтиләре белән, матур прическа ясатып төшкән үзенчәлекле фотоларын җибәрделәр. Бу фотоларның һәрберсен сайтыбызга урнаштырдык һәм тавыш бирүләр игълан иттек. Атна дәвамында сайт укучыларыбыз ашыгып-ашыгып үзләренең тавышларын юлладылар. Нәтиҗәдә, “Минем әти – супер!” конкурсының җиңүчесе булып нәни Сиринәнең һәм Ләйсәннең “Супер әти”ләре Рамил Рәхмәтуллин танылды. Конкурска әтисе белән төшкән фотосын олы кызы Ләйсән җибәргән иде. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин Рамил һәм Сиринә Рәхмәтуллиннарга истәлекле бүләген һәм ихлас теләкләрен ирештерде. “Чәчең матур! Кем ясаган?” фотоконкурсында исә үз куллары белән үзенә бик кызыклы прическа ясап катнашкан Апастан Мәликә Гыйбадуллина җиңү яулады. Бу көннәрдә хөрмәтле җиңүчеләребезне редакциябезгә бүләкләү тантанасына чакырдык. Газетабызның баш редакторы Гүзәл Хилавиева аларга истәлекле бүләк һәм чәчтарашханәгә махсус сертификат тапшырды. 
Сайтыбызда конкурслар алга таба да дәвам итәчәк. Җиңүчеләребезгә сюрпризларыбыз җитәрлек. Бездән аерылмагыз! 

Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев