Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Йолдыз“ укучылар бүләк алды

“Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте 2019 елның икенче яртыеллыгына “Татмедиа“ басмаларына язылучылар арасында “Языл һәм телевизор от“ бәйгесе оештырды. Кимендә өч басмага, шул исәптән районыбызның “Йолдыз“ (“Звезда“) газеталарына 6 айга язылып, квитанция күчерелмәләрен юллау төп шарт булып торды.

Бәйгедә райондашларыбыз теләп катнашты. Барлыгы 7 кеше бәйгегә квитанцияләр юллаган иде. Аларның икесенә бәхет елмайды. Бу юлы да катнашучылар арасында күбесе – мәгариф хезмәткәрләре. Апас мәктәбе укытучысы Рузилә Гомәровага һәм Дәвеш мәктәбе укытучысы Гөлнара Хөсәеновага кызыксындыру бүләге бирелде.
Бүләкләр үз иясен тапты. Актив әбүнәчеләр арасында узган “Языл һәм телевизор от“ бәйгесенең бүләкләре “Йолдыз“ газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева тарафыннан тапшырылды. Шулай ук отыш ияләре Мактау грамотасына да лаек булды.
–Нинди генә чара, бәйге оештырсак та, укытучылар белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Узган яртыеллыкта телевизор да безнең районга насыйп булды. Шулай ук газета укучыларыбыз планшет, табалар да отты. Киләчәктә дә көтелмәгән шатлыклар килсен иде, – диде җитәкчебез һәм изге теләкләре, рәхмәт сүзләре аша бүләкләрне тапшырды.
Дәвеш мәктәбе укытучысы Гөлнара Хөсәенованың бәйгедә беренче генә катнашуы түгел. Ул берничә ел рәттән бүләкләргә лаек булды.
–“Йолдыз“ны кечкенәдән укыйм. Бәйгедә дә даими катнашам. Таба да оттым, кызыксындыру бүләге дә алганым бар. Бу юлы да кызыклы бүләк – язулы футболка бүләк ителде. Эшем мәктәп, балалар белән бәйле. Һәрчак эзләнергә, яңалык табарга кирәк. Шуңа да газета-журналлар килгәнен көтеп кенә торам. Балаларны иҗатка тартырга тырышам. Бергәләп иҗат иткән шигырьләр, язмалар “Йолдызчык“ битләрендә басылып тора. Шулай ук иҗади эшләр бәйгеләрендә яулаган уңышларыбыз бихисап. Кәгазь басмадагы газета укуның тәмен беләм, укучыларыма да җиткерәм, – ди бәхетле бүләк иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев