“Йолдыз“ “Звезда“) бүләкләре уйнатылды Җиңүчеләр билгеле
5 апрельдән 25 апрельгә кадәр ташламалы бәядән “Йолдыз“(“Звезда“) газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылуы турында хәбәр иткән идек.
(30 апрель, “Апастово-информ“).
Бүләкләрне уйнату көне җитте. Вәгъдә ителгәнчә, 30 апрель көнне, 15.00 сәгатьтә лотереяны уйнаттык. Редакция тарафыннан “Акция вакытында языл һәм приз от!“ акциясенә йомгак ясалды. Агымдагы елның икенче яртысына район газетасына 6 айга язылучылар арасында иң бәхетлеләре электр иттарткычы һәм электр миксерына ия булды.
Миксер – Кече Болгаердан Фирая Фәйзуллинага, электр иттарткычы – Югары Ындырчыдан Фирдүс Гафиятуллинга насыйп булды.
Оештыручы – “Йолдыз“(“Звезда“) газетасы редакциясе.
Акцияне уздыру вакыты – 5.04. 2021 – 23.04.2021.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев