Реклама
Җәмгыять
“Йолдыз“ (“Звезда“) укучылар арасында отыш ияләре билгеле
20 апрельдән 30 апрельгә кадәр ташламалы бәядән “Йолдыз“ (“Звезда“) укучылар арасында тавык һәм үрдәкләр уйнатылды.
(15 май, “Апастово-информ“).
Иганәчеләр – Болынбалыкчыдан Кәлимуллиннар һәм Морзалардан Галиуллиннар тарафыннан бирелгән тавык һәм үрдәкләр үз ияләренә бүген үк барып ирешәчәк.
Газета укучылар арасында 5 тавык – Черкеннән Листратовага, 5 тавык – Борнаштан Кәүсәрия Заһидуллинага, 5 үрдәк – Тутайдан Роза Бикчәнтәевага насыйп булды.
Почтальоннар арасында лотерея аерым уйнатылды. Үрдәкләр – Кече Болгаер элемтә бүлекчәсеннән Айсылу Гашыйгуллинага чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев