Йомралы берләшмәсе Чүрибураш бүлекчәсенең 100 гектарлы көзге бодай кырында иртән башланып киткән хезмәт шавы кичке караңгыга кадәр тынмый
Биредә дүрт комбайн, икмәк ташучы машиналар бертуктаусыз эштә, янгын сүндерү машинасы куелган. - Кырларыбызда күкрәп игеннәр өлгерде, комбайннар суктырганны машиналар ташып тора. Өзеклекләр булганы юк. Уңышы да бик әйбәт, 30-31 центнер чыга. Кырга килеп ике тапкыр кайнар азык белән ашату оештырылган. Пешерүчеләребез Фаягөл Гатауллина белән Гөлнар Сираҗевалар бик тәмле итеп...
Биредә дүрт комбайн, икмәк ташучы машиналар бертуктаусыз эштә, янгын сүндерү машинасы куелган.
- Кырларыбызда күкрәп игеннәр өлгерде, комбайннар суктырганны машиналар ташып тора. Өзеклекләр булганы юк. Уңышы да бик әйбәт, 30-31 центнер чыга. Кырга килеп ике тапкыр кайнар азык белән ашату оештырылган. Пешерүчеләребез Фаягөл Гатауллина белән Гөлнар Сираҗевалар бик тәмле итеп әзерлиләр. Уракка чыккан көнне үк алма бәлеше пешереп килгәннәр иде, - ди бүлекчә җитәкчесе Азат Гайнетдинов.
Эльвира Хатмуллина ике елдан бирле урак барышында үз өлешен кертә. Кырдагы барлык исәп-хисап эшләрен башкара ул.
- Иртәннән кичке караңгыга кадәр шушында комбайннар күпме суктырган, машиналар ничә рейс ташыган барысында язып барып, сәгать дүрттә якынча сводка бирәбез, эш тәмамлангач соңгысын тапшырабыз, - ди Эльвира ханым.
Борнаш авылында туып-үскән Тәлгать абый Абзалов гомере буе руль артында. Ике дистә елдан артык Сельхозтехникада төрле машиналарда эшләргә туры килә аңа. Алты-җиде елдан бирле "Ак барс" МТКның 2нче филиалында КамАзда эшли.
- Әле генә Горбунов, Йомралы, Әлмәндәр берләшмәләрендә сенаж ташыдык, инде менә икмәккә керештек, аннан чөгендер ташый башлыйбыз. Һава шартлары яхшы булсын да, вакытында амбарларга салырга булсын иде, - ди Тәлгать абый.
Айрат абый Исмәгыйлев Йомралы ягының алдынгы комбайнчысы, бүгенге көндә ул Марсель Сәмигуллин белән эшли.
- Мин инде бик кечкенә вакыттан әти янында комбайнга утырып йөри идем. Үземә дә бик күп төрле техникага утырырга туры килде. Җир кешесе без, туган якның кырларын иңләү үзе зур бәхет, -ди алдынгы механизатор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев