Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йомшак та, көчле дә куллары…

Массаж ясау осталыгын һәркем булдыра алмый. Аның өчен бу өлкәдә махсус белемең дә, ниндидер табигый сәләтең дә, кул көче һәм игътибар да кирәк. Моңардан тыш, син кешеләрне аңлый белергә дә, белемеңне арттыру өстендә даими эшләргә дә тиеш.

Район үзәк хастаханәсенең массаж бүлмәсендә нәкъ менә шушы сыйфатларга ия, үз һөнәрен чын күңеленнән яратучы, тәҗрибәле шәфкать иясе Гүзәл Сәлахова эшли.
Массажның нинди төрләрен ясыйсыз һәм халыкны нинди тәртиптә кабул итәсез? дип кызыксындым мин аңардан.
-Табиб юлламасы белән хастаханәдә ятучы авыруларны кабул итәм. Имгәнеп үзенә зыян китергән кешеләр, бронхит, үпкә шеше белән авыручылар мөрәҗәгать итә. Массажның төре табиб тарафыннан билгеләнә. Мисал өчен, массажның тәндәге киеренкелекне йомшарту, тонусны күтәрүче һәм дәвалау кебек төрләре була.
Кайсы вакытта массаж ясау тыела?
-Тән температурасы яки кан басымы югары булган очракларда, яман шеш һәм йөрәк белән авыручыларга, төрле җәрәхәтләр булганда массаж ясамыйбыз.
Массаж ясауның кыенлыклары бармы?
-Безнең һөнәр кул көче, түземлек таләп итә. Көне буе аягурә басып эшләве дә алҗыта. Әгәр һөнәрең күңелгә рәхәтлек бирсә, барлык авырлыкларны җиңеп була. Кешеләргә ярдәм итә алуыма куанып эшлим.
Профилактика өчен массаж ясау кирәкме?
-Сәламәтлегегез борчымаса да, чирләрне кисәтү өчен елга ике мәртәбә массаж курсын узу мөһим. Остеохандроз, буыннар сызлавы, кан тамырларына зыян килгән авыручылар өчен массаж бик файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев