Йорт тирәләре пөхтә булырга тиеш
Административ хокук бозу очракларын карау буенча комиссия утырышы узды.
(19 август, “Апастово-информ“).
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев алып барды. Биредә 5 авыл җирлеге буенча 19 закон бозу очрагы каралды. Шулар арасыннан 17 хуҗалыкка кисәтү ясалды, 2сенә штраф билгеләргә дигән нәтиҗә чыгарылды.
“Әгәр дә төзү-төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, хуҗалыкка төзү материаллары кайтарыла икән, кичектермичә авыл җирлекләреннән справка алырга кирәк. Бу вакытта протокол да төзелми, кисәтү дә ясалмый“, - диде комиссия секретаре Асия Ахмадуллина.
Комиссия утырышында йорт тирәләрендә чүп-чар, чабылмаган үләннәр җыелып яткан очракларга кисәтү, ә инде әйтеп тә, йорт тирәләре җыештырылмаган очракларга штрафлар салырга дигән карар чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев