Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт тәрәзәләрендә 600дән артык флаг балкый

Апаслылар Халыклар бердәмлеге Көнен билгеләп үтәләр.

(2 ноябрь, “Апастово-информ”).


Апас районында Бердәм Россия партиясенең җирле бүлеге тәкъдиме белән 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге Көненә багышлап бәйрәм акцияләре уза. Күп кенә йортларда бәйрәмне белгертеп, Россия флаглары эленде. Төрле оешмаларда һәм предприятиеләрдә дә флаглар эленгән. Болар барысы да “Россия - безнең уртак йортыбыз” акциясе кысаларында эшләнә.
“Акция районда зур хуплау тапты. Тәрәзәләренә флаглар элеп апаслылар бәйрәмгә матур төс өстәделәр. Без - күпмилләтле район. Үзара дуслыкта, татулыкта яшәү безне тагын да ныгыта”, - дип билгеләп үтә Бердәм Россия партиясенең Апас бүлеге башкарма секретаре Румия Идрисова.
Районда Бердәмлек Көненә багышланган матур чараларның үтүе халык арасында зур хуплау таба.
“Пандемия аркасында без күмәк чараларны үткәрә алмасак та, ил күләмендә үткәрелгән “Россия - уртак йортыбыз” акциясенә кушылып, райондашларыбыз Ватаныбызга бирелгәнлеген, горурлыгын, ныклыгын һәм бердәмлеген күрсәтергә тырышып, йортларына илебез флагларын эләләр. Күңелле музыка яңгыраталар. Бу чын мәгънәсендә халыкларның бердәмлеге”, - дип сөйли “Нык гаилә” исемле партия проектының Апас районындагы координаторы Луиза Сафина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев