Югары Акхуҗа авыл җирлегендә үзешчәннәрнең иҗат-хисап концерты узды
ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан оештырылган “Туган илне сөеп-яратып, яшик әле һәрчак шатланып“ дип исемләнгән иҗат-хисап концертында җирле үзешчәннәр үз осталыгын күрсәтте.
(13 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
“Концертка алдан ук әзерләндек. Халкыбызның батырлыгын, тырышлыгын, үз традицияләребезне күрсәтергә тырыштык. Күргәзмәләрдә кул эшләре урын алды“, – диде үзе дә сәхнә түрендә булган Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзиев.
Авыл җирлекләрендә исәп-хисап концертлары һәр атнаның пәнҗешәмбесендә дәвам итәчәк. Фестивальгә апрель азагында йомгак ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев