Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары Ындырчы авыл җирлегенең иң өлкән Акъәбие гомер бәйрәмен каршылады

Үтәмеш авылында яшәүче Мөнирә әби Зыятдиновага 95 яшь тулды.

( 1 август, “Апастово-информ”).


Мөнирә әбинең үсмер вакыты авыр сугыш чоры елларына туры килгән. Кечкенәдән хезмәт белән чыныгып үскән ул. Колхозда атлар, үгезләр җигеп эшләгән.
“Бар гомерем шушы Үтәмеш авылында узды. Бер генә кичкә дә туган җиремнән аерылып киткәнемне хәтерләмим. Яшәгән вакытта авырлыклар да күп булды. Барысын да авылдашларым, балаларым белән бергә кичердем”, - дип сөйли әби.
Мөнирә әби 32 яшеннән тол калган. Өч баланы ялгыз аякка бастырган ул. Әмма ике ел элек Разыйх исемле улы каты авырудан савыга алмыйча бакыйлыкка күчкән.
“Йөрәк ярасы гомерлеккә кала икән. Бик авыр кичердек. Әле ярый киленем Зөһрә, балаларым янымда булды. Ничекләр генә түзгән булыр идем”, - ди Мөнирә әби күз яшьләрен сөртеп.
Мөнирә әбигә хөрмәт зурдан. Балалары, оныклары еш кайтып, ярдәм итеп торалар. Бергә яшәүче килене Зөһрә апа бер генә көнгә дә ялгыз калдырмый үзен.
“Әниебез җылы җәйне, кояшлы көннәрне ярата. Ишегалларына, капка төпләренә чыгып утыра. Сирәк булса да, Бия буйларын әйләнеп, табигатькә сокланып йөри”, - ди килене әнисен мактап.
Мөнирә әбигә туган көне уңаеннан район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләр җиткерелде, Ил башлыгының Рәхмәт хаты, авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев