Югары Акхуҗа һәм Сатмышта каз өмәләре
Каз өмәләре быел һәр авыл җирлегендә узачак. Аларны беренчеләрдән булып Югары Акхуҗа һәм Сатмыш авыл җирлекләре башлап җибәрде. Халкыбызның милли йолаларын үз эченә алган бу чарада авыл үзешчәннәре бар тырышлыкларын куеп, өмә күренешләрен тамашачыга җиткерергә тырыштылар. "Каз өмәсе - авыл бизәге" дип исемләнгән бу чаралар җыр-бию, халкыбыз уеннары белән үрелеп...
Каз өмәләре быел һәр авыл җирлегендә узачак. Аларны беренчеләрдән булып Югары Акхуҗа һәм Сатмыш авыл җирлекләре башлап җибәрде. Халкыбызның милли йолаларын үз эченә алган бу чарада авыл үзешчәннәре бар тырышлыкларын куеп, өмә күренешләрен тамашачыга җиткерергә тырыштылар. "Каз өмәсе - авыл бизәге" дип исемләнгән бу чаралар җыр-бию, халкыбыз уеннары белән үрелеп барды.
Район мәдәният йорты җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшина һәм мәдәният йорты белгече Гөлия Сәлахетдинова бу чаралар ахырында үз фикерләрен әйтеп, киңәшләрен бирделәр, уңышлар теләделәр.
(Тулырак язма газетабызның киләсе санында).
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев