Югары Балтайда кышлату-2017
Авылда да яхшы яшәп була, диләр балтайлылар, тик иренмәскә кирәк... -Урта һәм Югары Балтай авыллары уртасында тау итәгендә моннан 40 ел элек сөтчелек комплексы буларак төзелгән ферма биналары картайса да, 25 кешелек коллективыбыз һаман яшь безнең,-ди биредә 21 ел мөдирлек итүче Фәнис Гарифуллин. Былтыр биредә зур капиталь төзекләндерү эшләре башланды....
Авылда да яхшы яшәп була, диләр балтайлылар, тик иренмәскә кирәк...
-Урта һәм Югары Балтай авыллары уртасында тау итәгендә моннан 40 ел элек сөтчелек комплексы буларак төзелгән ферма биналары картайса да, 25 кешелек коллективыбыз һаман яшь безнең,-ди биредә 21 ел мөдирлек итүче Фәнис Гарифуллин.
Былтыр биредә зур капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Быел аны төгәлләү көтелә, фермада бер сыерлар торагы яңабаштан үзгәртеп корыла. Горбунов исемендәге берләшмәнең иң уңышлы эшләүче коллективында чыннан да яшьләр бик күп бүген. Сыер савучылар Виктория Попова, Зөлфия Биктимерова, Равия Садыйкова, Роза Хөснетдинова, Мәүлидә Һадиева, яңа туган бозаулар тәрбияләүче ирле-хатынлы Рамил белән Гөлнара Шиһаповлар, аерым төркемгә тупланган 3 айлык бозаулар үстерүче Гөлнара Зәйнуллина һәм башкалар эш нәтиҗәсе аеруча күркәм,-ди бүлекчәнең бухгалтер-учетчысы Гөлсинә Кадыйрова.
Ике авыл уртасындагы фермага терлекчеләрне яңа "УАЗ" микроавтобусына утыртып Ринат Сабиров эшкә 3 тапкыр алып килә, өйләренә кайтарып куя.
Урта Балтай фермасында бу көннәрдә көнгә уртача 3 тоннадан артык сөт савыла. Бер сыерга уртача 16 килограмм сөт туры килә. Көнгә 3 тапкыр саву ысулына күчкәннәр.
-20 елдан артык шушында эшләгәндә саламга да аптыраган еллар булгалады, хәзер дә ул чаклар искә төшсә ничек түзелгән икән дип аптырыйм. Бездәге 500 баш терлеккә җитәрлек итеп кардаларга көзеннән эскерт-эскерт салам-печән өеп куялар. Базлар да тулы. Ел ярымлык итеп сенаж-силос әзерләнгәч бу яктан күңелем бик тыныч. Фермаларда капиталь реконструкциядән соң терлекләргә азыкны миксерларда гына әзерләп, алларына механик юл белән тарата башлаячакбыз,-ди Фәнис Гарифуллин.
-Атларга эш булуы да начар түгел,-дип җөпли мөдир сүзләрен терлекләргә азык кертүче Илшат Хөснетдинов. -Минем белән көн дә үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы Илгиз Һадиев, Рәмзия Гайнетдинова, Илзидә Әнварова, Рафик Гыйлфанов, Рамил Галәтдинов, Фиргать Гыйсмәтуллин, Гомәр Сабирҗанов белән тау-таш күчерерлек бүген. Аерым айларда иң тырышларга 30 мең сумга кадәр хезмәт хакы чыга. Дәүләкигә йөреп эшләүче әниле-кызлы Роза, Адилә Салаховалар да авылыбыз горурлыгы.
-Абзар тутырып терлек асрыйбыз. Менә хәзер үзеңнән арткан сөтне сатып алучы эшмәкәрләр бәяләре дә ярыйсыланды. Абзарында күпләп сыер тотучыларга, мини-ферма коручыларга, сөт саву аппаратлары алучыларга дәүләт төрле субсидияләр белән булыша. "Эшле көнем-ашлы көнем", дип юкка гына әйтмиләр-тырышларга бөтен мөмкинлекләр бар бүген,-диләр хезмәттәшләре сүзен раслап Гөлнара белән Рамил Шиһаповлар.
Әзерләде-Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев