Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары Балтайда яңа клуб ачылды

Сабантуе бүләге булып Югары Балтайлылар өчен яңа клуб ачылды. Авыл халкы сөенечен яшерми, һәркемнең күңеле шат, кәефе күтәренке иде. Һәркайсы төзүчеләргә рәхмәтен укый. Авыл уртасында калкып чыккан бу мәһабәт бина авылга үзгә бер ямь биреп тора. Район башлыгы үз чыгышында иң элек республика Президентына рәхмәтен белдерде. Чөнки республика программалары буенча...

Сабантуе бүләге булып Югары Балтайлылар өчен яңа клуб ачылды. Авыл халкы сөенечен яшерми, һәркемнең күңеле шат, кәефе күтәренке иде. Һәркайсы төзүчеләргә рәхмәтен укый. Авыл уртасында калкып чыккан бу мәһабәт бина авылга үзгә бер ямь биреп тора. Район башлыгы үз чыгышында иң элек республика Президентына рәхмәтен белдерде. Чөнки республика программалары буенча авыл кешесенең яшәеше, тормышы уңай якка үзгәрә бара.

- Бу төбәктә җырлы-моңлы, шул ук вакытта тырыш халык яши. Клуб буш тормас, яше-карты ял итәргә, күңел ачырга бирегә килер. Бу матурлыкны саклагыз, уңышларыгыз белән сөендерегез, - диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

Яңа клубка керү юлындагы ал тасманы кисү авылның иң өлкән кешесе һәм иң нәни балага тапшырылды. Аннан бар халык соклану һәм гаҗәпләнү сүзләре белән эчкә үтте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт һәркемнең күңеленә хуш килде.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев