Югары Ослан районы үзәк хастаханәсендә 1,5 яшьлек малай үлгән
18 октябрьдә Югары Ослан районы үзәк хастаханәсендә 1,5 яшьлек малай үлгән. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан тикшерү үткәрелә. Беренчел фаразлар буенча, 18 октябрьгә каршы төндә бала озак вакыт йокыга китә алмагач, әнисе ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакырта. Баланы хастаханәгә китерәләр. Озак та узмый, бала вафат...
18 октябрьдә Югары Ослан районы үзәк хастаханәсендә 1,5 яшьлек малай үлгән.
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан тикшерү үткәрелә.
Беренчел фаразлар буенча, 18 октябрьгә каршы төндә бала озак вакыт йокыга китә алмагач, әнисе ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакырта. Баланы хастаханәгә китерәләр. Озак та узмый, бала вафат була. Хәлне ачыклауга корылган тикшерү чаралары уздырыла. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, - дип яза intertat.ru.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз... Ходай сабырлык бирсен…
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49924-tatarstanda-hastahanәdә-15-yashlek-bala-үlgәn.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев