Юл һәлакәтенә очраган егетнең әнисе: «Улымны яратуы көчле булгандыр инде. Кияүгә чыкмады»
Казанда яшәүче Галимулиннар гаиләсе турында моннан ун ел элек язып чыккан идек. Ул чакта Ралиф абый белән Роза апаның уллары Ленарга ярдәм кирәк булды. Тиздән өйләнергә җыенучы егет, эштән кайтканда машинасы белән фаҗигагә очрап, гомерлеккә гарип калды. Әле ул чакта әнисе дә, туганнары да Ленарның аякка басасына ышана иде. «ВТ» газетасы 2018 елда әлеге гаиләгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты да оештырды. Бу гаилә белән даими элемтәдә торабыз. Менә тагын хәлләрен белештек.
– Ирем Ралиф 2011 елда йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Улым Ленарны аның урынына эшкә алдылар. Бик яратып эшләп йөри иде. Сөйгән кызы белән гаилә корырга исәпләп тордылар. Тик барысы да без дигәнчә генә түгел шул. Зур сынау алда көткән икән. 2012 елның декабрендә улым фаҗигагә очрады. Машинаның тормозлары эшләмәгән, диделәр, – дип искә ала Роза апа.
Ул чакта Ленарны Санкт-Петербург табиблары да килеп карый. Күңелне сөендерерлек берни әйтмәсәләр дә, сабыр итәргә кушалар.
Роза апа инде 10 ел сабыр итә. Баштарак оныгын карашырга дип Балык Бистәсе районында яшәүче әбиләре дә килгән була. 4 елдан соң, Ленарның хәле бераз җайлана төшкәч, ул авылга кайтып киткән.
– Мин 28 елдан артык 16 нчы хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләдем. Улыма ярдәм кирәк булгач, эшемне ташларга туры килде. Элегрәк безгә хәйрия фондлары ярдәм итте. Алар ярдәме белән тернәкләндерү үзәкләренә йөрдек. Ленар инде беренче еллардагы кебек түгел. Утыра ала, сызланулары юк. Авырыйм дип зарланмый. Безне танымаса да, янына кеше килгәнне ярата. Берни әйтә алмый. Аның үз дөньяcы. Әмма яратканда, чәчләреннән сыйпаганда йөзендә елмаю сизелә, – ди Роза апа.
Ленарны туганнары, дуслары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, сыйныфташлары ташламый. Алар Роза апага ярдәм итеп тора. Ә төп ярдәмчеләре – кызы белән Ленарның сөйгәне Диана. Роза апа Диананың әле дә ялгыз булуына борчыла.
– Улымны яратуы көчле булгандыр инде балакаемның. Күпме генә әйтеп карасам да, кияүгә дә чыкмады. Ә бит яше бара… Бер фаҗига ике кешенең язмышын челпәрәмә китерде, – ди Роза апа.
Әлеге гаилә якыннары ярдәме белән яши. Алар биргән акчага атнага ике тапкыр инструктор чакыртып, күнегүләр ясаталар. Кирәк-яракны да шул акчага алалар.
– Безне ташламаган, ярдәм итеп торган һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен. Тормыштан зарлана алмыйм. Без күрәсен кеше күрми. Тәкъдиремә, димәк, шулай язылгандыр. Иң мөһиме – авырып кына китмәсен. Ә калганын ничек тә күтәрәбез аның, – ди әнисе.
Ленар Галимуллинга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, 89047645341 телефон номерына беркетелгән Саклык банкы картасына акча күчерә ала.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/77227/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев