Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл-транспорт һәлакәтләрендә бер апаслы вафат булган, икесе тән җәрәхәте алган

Соңгы арада Апас районында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре ешайды. 25 октябрьдә көндезге сәгатьләрдә, 8 ноябрьдә кичен укучы балалар катнашында күңелсезлек очраклары булды. Шулай ук 27 октябрь көнне Иске Йомралы авылы территориясендә олы кеше катнашында үлемгә китергән бәхетсезлек очрагы кабатланды. Барлык вакыйгалар буенча да тикшерү эшләре бара. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, агымдагы...

Соңгы арада Апас районында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре ешайды. 25 октябрьдә көндезге сәгатьләрдә, 8 ноябрьдә кичен укучы балалар катнашында күңелсезлек очраклары булды. Шулай ук 27 октябрь көнне Иске Йомралы авылы территориясендә олы кеше катнашында үлемгә китергән бәхетсезлек очрагы кабатланды. Барлык вакыйгалар буенча да тикшерү эшләре бара. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 аенда районда җәяүлегә юл бирмәүче 119 шофер тоткарланган, 175 җәяүле тиешсез урыннан юл аркылы чыккан.
-Олы кешеме ул, баламы, рульдәме син, яки җәяүлеме, юлга чыккач сак һәм игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Соңыннан үкенүләр, күз яшьләре генә сәламәтлекне дә, гомерләрне дә кире кайтармый. Караңгы төшкәч, торак пунктлар чикләрендә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган килеш юлда йөрү тыела. Юл сакчылары торак пунктларда да яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булган киемнәрдән йөрергә киңәш итә. Шоферлар да фараларын чиста тотсыннар, яктылык тиешенчә булсын, - ди районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Кичләрен тиз караңгылана, иртән дә эшкә барганда эңгер-меңгер чак була, юллар пычрак, әле кар, әле яңгыр ява. Табигатьнең һәр фасылына, көйсезлекләренә җайлашып, сак һәм игътибарлы булып яшәсәк иде! Ак, мамык карлы кышларга исән-имин керик! Хәвефсезлекне саклау җәяүленең дә, транспортчының да бурычы булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев