Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларны хәвефсез итү уртак максатыбыз

Районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы узды.

(24 декабрь, “Апастово-информ“).


Утырышта район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты һәм хәвефсезлекне тәэмин итү буенча үз фикерләрен җиткерде.

“Һәр эшнең, һәр чараның нәтиҗәсе булырга тиеш. Юл һәлакәтләре кимеп, аларда кеше үлеме, җәрәхәт алулар булмаса, хезмәт нәтиҗәле булачак“, – диде район башлыгы.

Агымдагы елның 11 аенда районда шоферлар гаебе белән 14 юл-транспорт һәлакәте кабатланган. Аларда 1 кеше үлгән, 22 кеше тән җәрәхәтләре алган. Бер һәлакәт бала катнашында булган. Салмыш килеш транспорт белән идарә иткән 59 исерек тоткарланган. 10 шофер кабат шул ук хатаны кабатлаган. Штрафын вакытында түләмәгән 8 кешенең машинасына арест салынган, 3 кеше вакытлыча транспорт йөртү хокукын югалткан.


“М-12 автомобиль юлы төзелү сәбәпле, районда транспорт йөреше сизелерлек артты. Бу юллардагы һәлакәтләрнең дә артуына китерде“, – диде ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тәкъдимнәр җиткерде, һәлакәт еш була торган җирләрнең үзгәрешләр таләп итүен әйтте.


Утырышта район юлларының торышы, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау, кышын юлларны тәртиптә тоту, юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшчәнлек хакында чыгышлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев