“Юнармия“челәр мәрхәмәт юлында
Апас урта мәктәбенең “Юнармия“ хәрәкәте вәкилләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Мәрхәмәт юлында“ акциясе үткәрделәр.
(9 декабрь, “Апастово-информ“).
Әлеге уңайдан укучылар Апас урта мәктәбенең мөмкинлекләре чикләнгән хезмәткәрләрнең өйләренә барып, аларның хәлләрен белештеләр, күчтәнәчләр өләштеләр.
Өлкәннәр укучыларның игътибары өчен канәгатьлекләрен белдереп, рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев