Юрист Конституциягә төзәтмәләр кертү турында: Бу җәмгыять белән хезмәттәшлек итүнең яңа дәрәҗәсе
Дәүләт гражданлык җәмгыяте институтларына булышачак һәм аларның үз сәясәтен формалаштыруда катнаштырачак.
(Казан, 24 март, “Татар-Информ”, Арсений Кәримов).
Сәясәт формалаштыруда Дәүләт гражданлык җәмгыяте институтларын катнаштыру турында Конституциягә төзәтмәләр кертү – җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым. “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Какохо әнә шулай дип саный.
- Минемчә, коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек итүнең тагын да нәтиҗәлерәк дәрәҗәсенә күчәргә кирәк. Кешеләрне төрле мәнфәгатьләре, социаль проблемалары буенча берләштереп торучы коммерцияле булмаган оешмалар гамәлдәге кануннарга үз үзгәрешләр тәкъдим итә алсыннар иде, - дип белдерде җәмәгатьче.
Какохо шулай ук күп кенә демократик илләрдә үзгәрешләр һәм үз идеяләрен тәкъдим итүче көчле профсоюзлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар барлыгын да өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев