Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Йөзьяшәр акъәби Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

Районда халык санын алу дәвам итә.

(22 октябрь, “Апастово-информ”). 
Ил күләмендә уза торган мөһим вакыйгадан Олы Бакырчы авылында яшәүче 102 яшьлек Майтап әби Зәйнетдинова да читтә калмады. Акъәби тормышындагы иң якты хатирәләрен яңартып, киләчәккә изге теләкләрен юллап, горурланып үзе турында сөйләде. 
“Матур яшәдем. Хезмәтне, тормышны сөйдем. Язмыш сынаулары алдында да югалып калмаска тырыштым. Картлык көнем дә кадер-хөрмәттә уза”, - диде ул. 
Районда халык санын алу оешкан төстә үтә. 15 октябрьдән районда стационар исәпкә алу пунктлары эшли. Алар Апастагы статистика бүлеге бинасында, Каратун, Әлмәндәр, Ябалак һәм Урта Балтай авыл җирлеге биналарында урнашкан. Шулай ук теләге булган райондашларга Октябрь урамы, 44нче йорт адресы буенча күпфункцияле үзәккә килеп исәпкә алыну мөмкинлеге оештырылган. Исәпкә алу 15 октябрьдән 8нче ноябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә башкарыла. Исәпкә алучылар йортлар, фатирлар буенча йөриләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев