Үз хокукларыңны бел
1992 ел, 15 мартта Россия Хөкүмәтенең “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль Законы үз көченә керде. Шул ук елда Апаста район кулланучылар хокукларын яклау дәүләт инспекциясе оештырылды.
-Бу халыкара бәйрәм санала. Без барыбыз да беренче чиратта кулланучы һәм без кулланучылар хокукларын яклау сагында торабыз. Кибетләрдә, ашханә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә бары тик кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз, сыйфатлы продукция генә булырга тиеш. “Роспотребнадзор”, башка хезмәтләр, дәүләт органнары белән бергә райондагы йөздән артык сату нокталары, балалар бакчалары, мәктәп ашханәләре, башка туклану предприятиеләре эшен даими күзәтүдә тотабыз. 15 мартка инспекциягә халыктан сәүдә хезмәтенә кагылышлы 23 мөрәҗәгать-гариза кабул ителде һәм урыннарга чыгып тикшерелде. Сыйфатсыз, куллану вакыты узган азык-төлек сәүдә киштәләреннән алынып юк ителде. Минем эш телефоным-21-7-00,-ди инспекция җитәкчесе Гөлнара Абдрахманова.
Ришат Җамалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев