Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үз тәннәренә гаджетлар тегеп кую - татарстанлыларның яртысына якынында хуплау таба

36,5 процент республика халкы ярдәмче робот булса ярар иде әле, дигән фикердә.

(16 сентябрь, “Апастово-информ”). 
Татарстанда яшәүчеләр ясалма интеллект булдыруга һәм көндәлек тормышта роботлар куллануга уңай карый. Бик күпләр үз тәннәренә чип яки гаджет тегеп куеп, үзенең мөмкинлекләрен арттыруга әзер. “ПромРейтинг” агентлыгы үткәргән тикшеренүләр шуны күрсәтә. 
“Мөмкинлек булса, 49 процент республика халкы үзенең организмына имплант гаджет тегеп куярга әзер. Шул ук вакытта, 41,4 процент бу эшне хупламый”, - диелә агентлык материалларында. 
Республика халкының 42,2 проценты автомобильләр, поездлар һәм самолетлар кабиналарында кешене роботка алыштыруны хуплый. Шул ук вакытта, республика халкының 54,3 проценты электрон җайланмалар һәм программалы сервислар кешене мөстәкыйльлектән нәүмиз итә дип саный. 
27,8 процент кеше компьютер программалары һәм роботлар кертү эш урынын югалту буенча куркыныч тудыра дип саный. Ә инде республика халкының 8,8 проценты эш урыны өчен көрәштә заманча технологияләргә оттыруы турында әйтә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев