Заготзерно бистәсенең “Нәҗиб” мәчетендә ифтар ашы узды
Бистәдә яшәүче абый-апалар мул табын артына җыелды.
(7 нче апрель, “Апастово-информ”).
Мәчетнең имамы Рафаэль хәзрәт Алиев кунакларны каршы алып, “катнаш гаилә кору нәрсәгә китерә?”, - дигән темага эчтәлекле вәгазь сөйләде.
Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев авылдашларны изге Рамазан ае белән тәбрикләде.
“Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Сезне изге Рамазан ае белән котлыйм. Бүгенге көндә мәчетләребездә Азан тавышы яңгырый, өстәлләребез ризык белән сыгылып тора. Аллага шөкер итеп, сабыр булып, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп яшәргә генә кирәк. Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле тормыш телим”, - диде ул.
Ифтарда кунак булып район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева, күрше мәхәллә имамнары, абыстайлар, “Апастово-информ” филиалы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев