Заготзерно бистәсендә яшәүче Рим абый Гәйнетдинов 30 елдан артык руль артында
Ул узган чакрымнарны санап кына да бетерерлек түгел.
Һәр комбайнга кая басарга күрсәтеп, тәртип белән генә бункерларын бушаттыра.
– Машинам өстәмә тагылма белән булганлыктан 4-5 бункер сыя. Алдын, артын тигезләп тутыру өчен карап торам, комбайнчылар да тыңлап мин әйткәнчә эшлиләр. Икмәкне ашлык кабыл итү пунктына ташыйбыз. Комбайннар көтеп тормасын дип тизлек турында да онытмаска тырышам, - ди Рим абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев