Реклама
Җәмгыять
ЗАГС бүлеге Аналар көне белән котлый
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Аналар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, ЗАГС бүлеге “Бәләкәчкә – бүләк” акциясен башлап җибәрде.
(23 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Бәләкәчләре дөньяга аваз салган гаиләләрне үзебездә көтеп калабыз. Әлеге атнада балаларын теркәгән, балага туу турында таныклык алган гаиләләргә Аналар көне уңаеннан бүләкләр тапшырыла. Бүләкләр яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнде”, - ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Бүләкләр ике гаиләгә тапшырылган да инде. Апастан Рафис һәм Инзилә Зәйнуллиннарның кызлары дөньяга аваз салган. Бәләкәчкә Самина исеме кушканнар. Инзилә исә әни буларак беренче бәйрәмен каршылый. Безнең истәлекле бүләкне дә сөенеп каршы алдылар.
Ябалак авылыннан Ранил һәм Екатерина Сөнгатуллиннар гаиләсендә дә сөенечле вакыйга. Аларның икенче балалары –уллары Риас туган. Гаилә шулай баланың туу турындагы таныклыгын алды һәм бүләккә лаек булды.
Әниләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев