ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллинаның хезмәте бәяләнде
Казан шәһәрендә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең киңәйтелгән йомгаклау утырышы узды.
(24 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Биредә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хатына лаек булды. Бу – аның күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәтенең нәтиҗәсе.
Розалия Насыйбуллина җаваплы хезмәтеннән тыш, гаиләсенә дә йөрәк җылысын өләшә белә. Тәртип, төгәллек һәм гаделлек яратуы белән дә аерылып тора.
-Адәм баласының гомерен документсыз күз алдына китереп булмый. Кеше тормышының туудан башлап мәңгелеккә күчкәнгә кадәр һәр халәте рәсмиләштерелә, теркәлә. Әлеге эшне без башкарабыз. Туган һәр бала, теркәлгән гаилә өчен шатланабыз. Югалтулар булса да беренче без борчылабыз. Кешенең дөньяга аваз салган, никахы теркәлгән, үлү көне билгеләнгән документлар һәр гасырда мөһим язма буларак исәпләнә һәм 1926 елдан башлап архивларда саклана, - ди Розалия.
ЗАГС бүлегенең ишекләре һәрчак ачык. Биредә эшләүчеләр нинди сорау белән килсәң дә җентекләп аңлаталар. Шатлыклы мизгелләреңдә матур, кабатланмас теләкләрен ирештерәләр, ә инде кайгылы чагыңда хәлеңә кереп, юатыр сүзләр табалар. ЗАГС бүлеге катнашында матур, тирән эчтәлекле чаралар уза. Озак еллар парлы гомер итүче парлар, яшь гаиләләр, Ана капиталы алучылар хөрмәтләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев