Закон белән исәпләшмәүчеләр суд каршына баскач ничек кенә боргаланса да җавап бирми калганнары юк әле...
Районның бер авыл җирлеге башлыгына шул территориядә яшәүче А. "Торак пунктларны төзекләндерү" Уставы үтәлеше буенча мөрәҗәгать итә. Авылны ямьсезләп торучы санкцияләнмәгән чүплекне юк итү, ә моңа юл куючыларга кискен чаралар күрүне таләп итә ул үзенең бу гаризасында. РФ Административ хокук бозулар Кодексының 5.59 маддәсе нигезендә граҗданнарның язмача гаризалары Законда билгеләнгән...
Районның бер авыл җирлеге башлыгына шул территориядә яшәүче А. "Торак пунктларны төзекләндерү" Уставы үтәлеше буенча мөрәҗәгать итә. Авылны ямьсезләп торучы санкцияләнмәгән чүплекне юк итү, ә моңа юл куючыларга кискен чаралар күрүне таләп итә ул үзенең бу гаризасында. РФ Административ хокук бозулар Кодексының 5.59 маддәсе нигезендә граҗданнарның язмача гаризалары Законда билгеләнгән вакыт-10 көн эчендә каралырга һәм аңа рәсми җавап юлланырга тиеш. Тик авыл башлыгы Россия Федерациясендә граҗданнарның дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләрен карау һәм хәл итү Закон таләбе белән исәпләшми. Җавап та юк, тиешле чаралар да күрелми. Шуннан соң А. район прокуратурасына мәрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Без бу гаризаны Закон кушканча җентекләп тикшердек һәм үз вазифаларын тиешенчә үтәмәүче авыл җирлеге башлыгына район җәмәгать суды тарафыннан 5000 сумлык административ штраф санкциясе кулланылды. Һәркем үз бурычларын һәм вәкаләтләрен тиешенчә үтәргә тиеш, Закон һәркемгә дә бертигез!
Фатыйх Хафизов, район прокуроры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев