Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Замана “чире”нә каршы торыйк!

Бүген Апас аграр көллиятендә профилактика йөзеннән “Ришвәтчелекне бары тик бергәләп кенә туктатып булачак” дип исемләнгән тәрбия сәгате узды.

(14 декабрь, “Апастово-информ”).


Тәрбия сәгатендә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Булат Гатиятуллин, көллият директоры Фаиль Курамшин, директор урынбасары Альбина Габитова һәм студентлар катнашты. Булат Гатиятуллин студентларга мисаллар китереп ришвәтчелек төшенчәсе, аның билгеләре, нинди аяныч нәтиҗәләргә китергәне хакында сөйләде.
“Бу замана “чире”нең җәмгыятьнең төрле тармакларына үтеп керүе аяныч, әлбәттә. Ришвәтчелекнең кимүе өчен без эшне үзебездән башларга тиеш. Бөтен башкара торган эшебезне закон нигезендә оештырсак, адым саен ришвәт бирергә атлыгып тормасак - шул чагында җәмгыятебез чистарыныр. Әгәр инде сез үзегез шундый күренешләргә тап булсагыз, беркайчан да куркып калмагыз, укытучыларыгызга хәбәр итегез, яисә турыдан-туры миңа элемтәгә чыгыгыз”, - диде ул.
Тәрбия сәгатендә студентларга ил күләмендә ришвәтчелек күренешләрен чагылдырган видеоязма да тәкъдим ителде. Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев