Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Заманча ризыкларга өстенлек бирәм”

Апаста яшәүче Резеда апа Шаһиева кечкенәдән плитә янында кайнашкан. Аш-суга осталыгы булган әнисе янәшәсендә нәни куллары белән тәмлүшкәләр пешергән ул.

“Заманча ризыкларга өстенлек бирәм” 
Апаста яшәүче Резеда апа Шаһиева кечкенәдән плитә янында кайнашкан. Аш-суга осталыгы булган әнисе янәшәсендә нәни куллары белән тәмлүшкәләр пешергән ул. 

“Кечкенәдән пешерергә яраттым. Үземне белгәннән бирле, пешекче булырга хыялландым. Әнием атна саен камыр изә. Ә мин аның янында бөтереләм. Әнием белән бергә кабартмалар, коймаклар пешерә идек. Тормышка чыккач күп нәрсәгә кайнанамнан да өйрәндем. Ул да аш-суга бик оста иде”, - дип сөйли күршем Резидә апа. 
Резидә апа Казанда пешекче һөнәрен үзләштергән. Районга кайткач баштаАпас ашханәсендә эшләгән. 34 ел инде “Салават күпере” балалар бакчасының тәҗрибәле пешекчесе ул. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне генә түгел, үз гаиләсен, туганнарын сыйлап та сөендерә. 
“Соңгы вакытта заманча, яңа ризыкларга өстенлек бирә башладым. Интернеттан да карыйм, үз фантазиямне дә эшкә җигәм. Баллы торт, чәкчәк, меренголы рулет, сникерс торты пешерәм. Кырымча- татарча пәхләвә әзерли башладым. Ул гадәти пәхләвәдән азрак аерылып тора”, - ди аш-су остасы. 
Резеда апа пешергән милли ризыклар да бик тәмле килеп чыга. Пәрәмәч, өчпочмак, бәлешләре тел йотарлык була. Дус-туганнары мәҗлесләр уздырганда да еш дәшәләр аны. Табын әзерләүдә аның осталыгына, киңәшләренә таяналар. 
 
 
Резеда ападан үзенчәлекле пәхләве рецепты. 
Камыр өчен – 500 грамм он, 250 мл сөт, 70 грамм ак май, 50 грамм кибет каймагы, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч. 
Майны эретеп сөткә салабыз, кибет каймагын кушып яхшылап болгатабыз. Онга камыр көпшәкләндергечне салып бутыйбыз да, онны аз-азлап салып, камыр басабыз. Әзер камырны 15-20 минут ял иттерәбез. Камырны 4-5 кисәккә бүләбез. (җәйгәндә җиңел булсын өчен). 
Кунага бераз он сибеп, камырны бик юка итеп җәябез (камыр никадәр юка булса, шуның кадәр әйбәт). Төргәндә ябышмасыннар өчен, җәемнәрнең бераз җилләгәнен көтәргә кирәк (10-15 минут). 
Җәемне рулет кебек итеп 4 сантиметр тирәсе төрәбез. 7-8 кат була. Рулетны авыш итеп 2шәр сантиметрлы калынлыкта кисеп чыгабыз. 
Һәрбер кисәкне матур итеп ачып, кайнар майда кош теле пешергән кебек пешерәбез. 
Сироп өчен: 
250 грамм шикәр комы, 200 мл.су, 2-3 аш кашыгы бал. 
Суга шикәр комы салып, газга утыртабыз. Шикәр комы эреп беткәнче болгатабыз. Кайнап чыккач, уртача утта 5-7 минут тотабыз (бик еш болгатмаска). Газдан алгач кына балны салып болгатабыз. 
Әзер пәхләвәне сиропка манып алып, тәлинкәгә яки подноска тезәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев